Йорт хайваны үлсә, ни эшләргә?
Аны үз йортың ишегалдында, дачада яки бакчада да җиргә күмеп куярга ярамый
Питрәч авылында үлгән этнең хуҗасы хайванның үләксәсен контейнер мәйданчыгы территориясендә калдырган. Шул уңайдан районның баш ветеринария табибы Сергей Егоров үлгән йорт хайваны белән ни эшләргә кирәклеген аңлатты.
– Йорт хайваны үлгәннән соң, аны үз йортың ишегалдында, дачада яки бакчада да җиргә күмеп куярга ярамый, бигрәк тә каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларында яки башка җәмәгать урыннарында калдырып китәргә кирәкми. Бу хайваннар һәм кешеләр арасында төрле инфекцияләр таралу куркынычы тудыра.
Йогышлы авыру булуда шикләнсәгез, ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итегез. Хайванны караганнан соң, табиб алга таба ни эшләргә икәнен әйтәчәк. Безнең районда үлгән йорт хайваннарын күмү өчен махсус урыннар – үләт базлары каралган. Шулай ук район территориясендә кремация ясый торган оешма бар. Закон хуҗаларга үләксәләрне мөстәкыйль рәвештә яндырырга рөхсәт итми, бу кремация түгел.
Ветеринария законнарын бозган өчен 4000 сумнан 5000 сумга кадәр административ штраф яный. Район территориясендәге үләт базы һәм кремация оешмасы эше буенча белешмәләр алу өчен 3-12-54, 3-12-56 номерлары буенча ветеринария хезмәтенә, шулай ук яшәү урыны буенча авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа