Җирле хакимият мәсьләләрен киңәшеп хәл итәләр
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Питрәч районында булып китте. Эшлекле визит вакытында ул яңа бассейнны ачу тантанасында катнашты, район хастаханәсендә булды, сүз уңаеннан хәзерге вакытта анда капиталь ремонт бара, шулай ук Салкын Чишмә авылында яңа һәйкәлгә чәчәкләр салды. Болардан тыш, Иске Шигали авылында районның барлык авыл җирлекләре башлыклары катнашында эшлекле киңәшмә оештырылды.
Җирле хакимият халыкка иң якын власть органы, шуңа күрә аның үсеш проблемалары һәм перспективалары һәркемне борчый. Һәм моны аңлатып була: без көндәлек тормышта юлыккан проблемаларны хәл итү белән һәрвакыт җирле муниципалитет шөгыльләнә. Конкрет кеше һәм конкрет территорияләрнең проблемалары нәкъ биредә хәл ителә, һәм әлеге мәсьәләләрне авыл җирлекләре башлыкларыннан яхшырак беркем дә белми. Ә аларны ишетсеннәр өчен, әлеге территорияләрдән югарыда торучы хакимияткә тапшырыла торган закон инициативалары һәм мөрәҗәгатьләр кирәк. Җанлы диалог вакытында авыл җирлекләре башлыклары Совет рәисе Әгъзам Гобәйдуллинга үзләренең проблемалары һәм инициативалары белән мөрәҗәгать иттеләр.
Җыелышта үзара салым программасына, авыл җирлекләрен төзекләндерү, зиратларны тәртиптә тоту, су сыйфаты һәм, тулаем алганда, су белән тәэмин итүгә кагылган темалар буенча фикер алыштылар.
- Сезгә килгән саен, Питрәч районының уңай якка үзгәрүен күрәм, үсешен сизәм, - дип билгеләп үтте Әгъзам Саматович.
Совет рәисе һәркемне борчыгын сорауларга җавап бирде һәм үз киңәшләрен тәкъдим итте. Өстәмә өйрәнүне таләп иткән мөрәҗәгатьләр тиешле ведомстволарда, вазыйфаи затлар тарафыннан каралачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа