Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иртән нинди ризыкларны ашау сәламәтлеккә зыян сала

Бу хакта табиб-эндокринолог Оксана Михалева сөйли

Табиб “хлопья”, “подушечки”, мюсли, гранола кебек ризыклардан баш тартырга киңәш итә.

Белгеч әйтүенчә, моның ише ризыкларның кабына, витаминнар һәм минералларга бай, дип язылган булырга мөмкин. Ләкин, әзерләгәндә, аларның күпчелеге юкка чыга. Җитештергәндә, витаминнар һәм минераллар химик юл белән генә өстәлә чөнки.

Табиб сүзләренә караганда, мюсли һәм гранола кебек ризыкларда үсемлек мае һәм шикәр, шулай ук шоколад вагы, шикәрдә катырылган җиләк-җимеш, орлыклар күп. Боларның барысы да – югары калорияле. Димәк, буй-сынның зифалыгына “суга” торган әйберләр.

Оксана Михалева иртәнге ашка мондый ризыклардан тулысынча баш тартырга киңәш иткән. Асылда алар –тәм-том гына, дигән ул.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса