Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Ишегалдыбызның матур һәм уңайлы булуын телибез»

Безнең районда «Безнең ишегалды» биш еллык программасы буенча барлыгы 95 ишегалды төзекләндереләчәк. Быел эшләр шуларның 19ында башкарыла.

Атна дәвамында район хакимияте вәкилләре якын арада үзгәрешләр булачак ишегаллары урнашкан йортларда яшәүчеләр белән очраштылар.

Булачак ишегалларының проектлары турында фикер алыштылар.
- Без кешеләрне соңгы проектлар белән таныштырдык, аларның теләк-тәкъдимнәрен тупладык. Әгәр халык нәрсәдән дә булса канәгать түгел икән, без төзәтмәләр кертәбез, - дип ышандырды торак-коммуналь хуҗалык  департаменты башлыгы Данис Хәмитов.
Халык та читтә калмады, алар актив рәвештә үз позицияләренен белдерделәр.
Мәсәлән, Ленино-Кокушкино авылының Центральная урамында,  1 нче йортта су белән тәэмин итү челтәрләрен алыштыру мәсьәләсе  кискен тора. Халыкны тынычландырырга ашыктылар -челтәрләрне, һичшиксез, район бюджеты хисабына яңартачаклар. Эшләр тиздән башланачак.
Октябрьгә кадәр биредә шулай ук юлга асфальт җәяргә, балалар мәйданчыгын төзекләндерергә, яктырту белән шөгыльләнергә кирәк булачак. Инде күп еллар файдаланмаган иске ут баганалары сүтеләчәк. Шулай ук карт агачларны кисәчәкләр.
- Безнең монда яшь гаиләләр күп яши, без яңа «Детство» паркына еш йөрибез. Безнең ишегалды  да матур һәм уңайлы булсын иде. Безнең ишегалдыбызны торгызырга ярдәм итәрләр  һәм ул матур рәвеш алыр дип өметләнәбез, - диде йорт буенча җаваплы.
Ленинококушкино ишегалларына төзүчеләр август аенда Питрәчтә эшләр төгәлләнгәннән соң барачак. Район үзәгендә алар 9 ишегалдында эшли. Кайберләрендә инде питрәчлеләр асфальт юлдан йөри. Алар буенча «Безнең ишегалды» программасы кураторлары да үтте. Алар проектларның ничек тормышка ашырылуын карадылар.
- Тикшерү вакытында һәр ишегалдында диярлек җирле халык килде, үз фикерләрен белдерделәр.
Эшләрне тагын да кызуырак башкару теләге бар, - дип сөйләде шәһәрләрне үстерү фонды департаменты җитәкчесе Венера Камалова. - Барлык фикерләр дә ишетелде, эшкә кабул ителде, - дип билгеләп үтте ул.
Быел планлаштырылган барлык эшләрне тәмамлау срогы - сентябрь-октябрь.

 

Быел Питрәч һәм Ленино-Кокушкино авылларында эшләр башкарыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса