Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске принциплардан баш тартабыз, барьерларны җимерәбез

Питрәчтә “Барьерларга - цифрлаштыру!” проекты презентациясе узды. Проектның максаты - CRM-платформа аша район инвесторлары һәм эшмәкәрләре белән системалы эш оештыру. Әлеге очрашуда республиканың егерме биштән артык районыннан район башлыклары һәм башкарма комитет урынбасарлары, шул исәптән, Әлмәт һәм Казан кебек эре шәһәрләр вәкилләре катнашты.

- Эшмәкәрлек Советының соңгы утырышында район башлыгы Илһам Кашапов республика Президенты алдында “Барьерларга - цифрлаштыру!” проектын тәкъдим итте. Бу проект белән башка районнардан килгән хезмәттәшләребез дә кызыксынды. Без хезмәттәшләребез белән тәҗрибә уртаклашу, кире элемтә, тәкъдимнәр алу һәм, бәлки, тәнкыйть алу өчен рәсми булмаган иртәнге аш форматында шундый очрашу оештырырга булдык, - диде Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Байгильдин.
Әлеге проект максималь рәвештә клиентка юнәлдерелгән территория буларак Питрәч районы брендын формалаштыруга юнәлдерелгән. Район башлыгы Илһам Кашапов очрашуда катнашучыларны сәламләп, бүгенге көндә эшкуарлар белән хезмәттәшлекнең системалы булмавын билгеләп үтте. Нәтиҗәдә, потенциаль инвестпроектлар саны гамәлгә ашырылганнар саныннан берничә тапкыр кимрәк. Килеп туган хәлдән чыгу өчен хакимият һәм бизнес органнарының үзара хезмәттәшлеге системалы характерда алып барылырга, ә попкорн сатудан алып күп миллиардлы завод төзелешенә кадәр булган теләсә кайсы инвестицион проект сизгер күзәтү астында булырга тиеш. Моны ничек эшләргә дигән сорау туа. Җайга салынган эш нәтиҗәсендә район җитәкчелеге “Барьерларга – цифрлаштыру!” дигән пилот проектын эшләтеп җибәрде. Ул CRM-система базасында эшли.
- Әлеге системаның ничек эшләвен мисал өстендә карап үтәргә тәкъдим итәм. Шулай итеп, “Сорокин” шәхси эшмәкәрлеге 7 март көнне идарәгә мебель цехы төзү нияте белән мөрәҗәгать итте. Район комиссиясе проектны карады һәм йөкләмәләр беркетмәсен формалаштырды. Аннары күрсәтмәләр системага кертелде, үтәлү вакыты һәм җаваплы затлар билгеләнде. Ике ай дәвамында мин онлайн режимда йөкләмәләрнең үтәлешен күзәттем. Нәтиҗәдә, инде 20 майда ук мебель цехы төзелә башлады. 2019 ел башыннан бирле мин көн саен район территориясендә 100 дән артык инвестпроектның тормышка ашырылуын күзәтеп барам. Хәзер моңа нибары 30-40 минут вакыт китә һәм мин моны теләсә кайда эшли алам. Элегрәк, бер инвестицион проект буенча эш барышы турында белү өчен, киңәшмәләр җыярга туры килә иде. Кәгазь эшләре сизелерлек кимеде, хезмәткәрләрнең җаваплылыгы артты, һәм, иң мөһиме, без һәр инвестпроектның тормышка ашыру тарихын теркәп барабыз. Без иң уңай нәтиҗәләргә ирешә алырбыз дип ышанам: тормышка ашырылган инвестпроектларны өч тапкыр арттырачакбыз, елына 500 проектка кадәр үткәрүчәнлекне күтәрәчәкбез, муниципаль хезмәтләр күрсәтү вакытын чирек тапкырга киметәчәкбез, - дип сөйләде Илһам Кашапов.
- Бу чара үзенең форматы буенча бик кызыклы һәм, моннан тыш, файдалы булды. Минемчә, әлеге идея бу районда гына түгел, тулаем республика буенча да кулланылачак. Эшләп бетерүне исәпкә алып, без аны киләчәктә шәхси бизнеста гына түгел, төп инвестиция проектларында да гамәлгә ашыру өчен куллана алачакбыз. Без, Питрәч районы кебек үк, шәһәр яны районы, безнең дә үз өстенлекләребез бар, шуңа күрә проект гамәлдәге процессларны масштабларга, җәлеп ителгән инвестицияләр санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Димәк, без максималь санда гаризалар кабул итә һәм район эчендә зур булмаган финанс проектлары турында истә тота алачакбыз, - дип уртаклашты безнең белән Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Афанасьев.
Питрәчтә оештырылган очрашу мондый эшнең чыннан да нәтиҗәле булуын һәм кулны пульста тотарга, проектка җәлеп ителгән күп санлы ведомстволарның эшен контрольдә тотарга мөмкинлек бирүен күрсәтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса