Иске Шигали авылында фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы узды
Иске Шигалидә яңа фельдшерлык-акушерлык пункты барлыкка килү - бик мөһим вакыйга.
ФАПта беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтеләчәк. Кабул итүне урта медицина хезмәткәре Ания Гайнуллина алып барачак. Хезмәт күрсәтелә торган халыкның гомуми саны – 875 кеше. Бина эчендә прививка ясау, процедура, кабул итү бүлмәләре урнашкан.
ФАП «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында «Беренчел медицина-санитар ярдәме күрсәтүне үстерү» төбәк проекты нигезендә төзелде. Региональ программа кысаларында район территориясендә барлыгы 11 яңа ФАП һәм 3 табиблык амбулаториясе төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа