Алга

Питрәч районы

Рус Тат
Җәмгыять

Иске Шигали авылының «Кояшкай» балалар бакчасында капиталь ремонт бара

Бина җирле мәктәп белән бер түбә астында урнашкан һәм кечкенә генә мәйданны биләп тора, әмма бик тиздән монда уңайлырак булыр.

Эшчеләр демонтаж эшләгәннәр. Тиздән стеналарны штукатурлау һәм буяу эшләре, җылы идәннәр һәм яңа түшәмнәр ясау көтелә.

Мәктәпкәчә учреждениедә бары тик ике төркем генә эшли – өлкән һәм урта. Андагы бүлмәләрне сүткәннәр һәм зур, иркен бүлмәләр ясаганнар. Аларда балалар өчен уен зонасы, ашау урыны җиһазландырылачак, шунда ук ике яруслы караватлар да урнаштырылачак.

Ике төркем арасында элек бәдрәф булган, аны сүткәннәр һәм бушаган мәйдан хисабына өлкән төркемнең урынын киңәйткәннәр. Яңа санузел, кер юу бүлмәсе һәм мөдир кабинеты өчен мәктәп үз территориясен өлешчә бүлеп биргән. Шулай итеп, балалар бакчасы 200 квадрат метрдан аз гына артык мәйдан биләячәк, элек 180 квадрат метр булган. Ремонт барышында шулай ук җылылык, электр системасы, тәрәзәләр дә алыштырылачак.

Территорияне дә төзекләндерү күздә тотыла. Балалар мәйданчыгына уен җайланмалары кайтарылачак, ә балалар бакчасы үзе койма белән әйләндереп алыначак, бина эченә электрон ачкыч белән генә кереп булачак.

Мөдир Юлия Галимҗанова сүзләренә караганда, бинага күптәннән яңарту таләп ителгән.

Безнең балалар бакчасы 2002 елда ачылды. Ул зур түгел, анда 36 бала йөри, әмма ремонт таләп ителә. Халык саны, балалар арта, шуңа күрә киләчәктә тәрбияләнүчеләрне күбрәк кабул итү өчен бинаны киңәйтергә булдык, - дип билгеләп үтте мөдир.

Барлык эшләрне 31 августка кадәр тәмамлау һәм тәрбияләнүчеләрне сентябрьдә үк кабул итү планлаштырыла. Бары тик 1 бала гына Яңа Шигали авылындагы мәктәпкәчә учреждениегә йөри. Калган ата-аналар мәҗбүри каникуллар белән килеште һәм башка балалар бакчасына вакытлыча йөрүдән баш тартты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев