Иске Шигали авылында яшәүче хатын-кызны хөкем иттеләр
Ул ашыгыч хезмәтләрнең оперативлыгын тикшерергә уйлый
Питрәч районы суды Иске Шигали авылында яшәүче хатын-кызга ялган хәбәр өчен хөкем карары чыгарды. Ул ашыгыч хезмәтләрнең оперативлыгын тикшерергә уйлый. Аноним рәвештә “112” номерына шалтырата һәм Питрәчтә террорчылык акты кылуга әзерләнүләре турында хәбәр итә: “Теракт булачак! Теракт булачак! Монда аттылар!” – ди.
Оператор хәбәрне Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлегенең кизү тору бүлегенә тапшырган. Тикшерүоператив төркем вакыйга урынына чыга, халыктан сораша. Әмма теракт куркынычы турындагы мәгълүмат расланмый. Нинди дә булса корал, сугыш кирәкяраклары, шартлаткыч җайланмалар табылмый.
Эшне судта карадылар. Ялган мөрәҗәгать - җинаять эшенә карый. Гаепләнүче тулысынча үз гаебен таныган. Аңа алты айга иреген чикләү рәвешендәге җәза билгеләнгән. Ачыкланганча, элегрәк ул махсус хезмәтләрне ялганлап чакырган өчен 10 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган булган. Әле аның ишеген ватканнар, әле банк картасын алып, акчаларын салдырып алганнар. Моннан тыш, көчләү турында хәбәр иткән булган. Ләкин бу фактлар берсе дә расланмаган. Судка бу гамәлләрен исерек хәлдә кылдым дип аңлаткан.
Хөкем ителүче шалтыраткан телефонны дәүләт файдасына конфискациялиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа