Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җитәкче дә, хезмәткәр дә бердәм чыктык өмәгә

Районда санитар-экологик ике айлык кысаларында зур шимбә өмәсе үтте. Барлык оешма һәм учреждениеләре хезмәткәрләре иртәдән үзләренә беркетелгән территорияләрне җыештырырга чыкты. Паркларда, балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары, кибет яннарында эш гөрләде. Питрәчлеләр юл кырыйларын, хәтта ташландык урыннарны да тәртипкә китерде.

Шагыйрьләр, композиторлар һәм рәссамнар үз әсәрләрендә яңарыш, яңадан туу чоры дип дан җырлаган яз безнең район авылларында, гадәттә, икенче төрлерәк тәэсир уята. Бу вакытта кыш буе кар астында яшеренеп яткан чүп-чар өемнәре калкып чыга. Узган елгы корыган үләннәр арасыннан беренче чәчәкләр урынына пыяла шешәләр, сигарет каплары күренә башлый, ә алар янында күбәләк сыман төрле кәгазь кисәкләре очып йөри.
Бу язгы “матурлык” – безнең үз кулларыбыз белән кылынган эшебез, һәм урамнарда чисталык урнаштыру, җыештыру да безнең уртак эш булырга тиеш. Шуңа күрә оешма коллективлары, җитәкчеләр дә, хезмәткәрләр дә, тулы составта өмәгә чыкты, учреждениеләре янәшәсендәге территорияләрдә генә түгел, ә үзләренә беркетелгән участокларда да тәртип, чисталык урнаштырды. “Дуслык” паркында икенче мәктәп коллективы, “Җиңү” паркында беренче мәктәп, “Яшь өйләнешүчеләр” паркында район хакимияте коллективлары эшләде.
Никольский чиркәвенә йөрүчеләрнең дә эше күп булды. Алар чиркәү төзелеше өчен бүлеп бирелгән җир участогында чисталык урнаштырды.
Алар өмәгә күтәренке кәеф белән килгән, аларны биек булып үсеп корыган чүп үләннәре дә, чүп-чарның күп булуы да куркытмый.
- Бүген бөтен район буенча өмә уза. Безнең чиркәүгә йөрүчеләр төрле оешмаларда эшлиләр, шуңа күрә күпләр әлегә башка участокларда мәшгуль, пенсионерлар һәм яшьләр генә җыелды. Алла боерса, тиздән биредә чиркәү булачак, һәм без бу урынны бик теләп тәртипкә китерәбез, - ди Питрәч авылының Никольский чиркәвенә йөрүче Валентина Баранова.
Өмәләрдә күбрәк кеше катнашкан саен, авылыбыз чистарак һәм ямьлерәк булыр дигән өмет бар. Мондый чаралардан соң, кешеләр үз хезмәтләренең кыйммәтен күбрәк аңлый башлый, азрак чүплиләр.
- Без бөтен коллектив белән өмәгә чыктык. Безнең участоктагы чисталык һәм тәртип барлык тәрбияләнүчеләрне һәм аларның әти-әниләрен шатландырыр дип өметләнәм, - ди “Кояшкай” балалар бакчасы хезмәткәре Лариса Таһирова.
- Өмәгә чыгу һәм чүп-чар җыю бер дә кыен түгел. Мондый акцияләргә күбрәк кеше җәлеп ителсен, йорт яны территорияләрен дә җыештырсыннар иде, - ди өмәдә катнашкан Әлфия Шералиева.
Сүз уңаеннан, чүплеккә барып җитәргә иренүчеләрне, үз йортлары янын җыештыру өчен вакытлары булмаган кешеләрне штрафка тартырга да мөмкиннәр. Районда административ-техник инспекция үз эшен дәвам итә. Аның бурычы - төзекләндерү өлкәсендә хокук бозуларны бетерү.
- Иң еш очрый торган хокук бозу очраклары - шәхси йортлар янында төзелеш материалларын урнаштыру, тиешле булмаган урыннарда реклама белдерүләре һәм баннерлар урнаштыру, машиналарны яшел зонага кую һәм башкалар. Һәр очрак комиссиядә индивидуаль рәвештә йомшартучы хәлләрне исәпкә алып каралачак. Кисәтүләргә вакытында реакция белдерүчеләр һәм кагыйдә бозуларны бетерүчеләргә кисәтүләр генә ясалырга мөмкин. Алга таба да кагыйдә бозу кабатланса, сүз инде штраф турында барачак, - дип билгеләп үтте районның административ-техник инспекциясе башлыгы Руслан Һидиятов.
Административ-техник инспекциясе май азагына кадәр районның барлык авыл җирлекләрен йөреп чыгарга җыена.
Районкүләм өмәгә йомгак ясап, шуны әйтергә була: аның нәтиҗәсе район авылларының тышкы күренешенә уңай тәэсир итте. Бу күп кенә проблемаларны хәл итү үзебездән тора дигән сүз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса