Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Июньдә кемнәрне баш әйләндергеч мәхәббәт көтә?

Астрологлар ышандыруынча, җәйнең беренче аеның икенче яртысында йолдызнамәнең кайбер билгеләре искиткеч, мәңге онытылмаслык маҗараларга тарыячак!

Арысланны мәхәббәт фронтында җитди үзгәрешләр көтә. Алар имиджын үзгәртәчәк һәм бу хәл күп үзгәрешләрнең башы булачак. Арысланга гашыйк булучылар “армиясе” барлыкка киләчәк. Алар арасында гомер буе көткән бердәнбер дә булмакчы...

Балык тормышында да кискен үзгәрешләр көтелә. Бик тиздән алар “нәкъ шул” кешене очратачак һәм аның йөрәген төрле юллар белән яуларга тотыначак. Ә кирәкле йөрәк яуланачак, әлбәттә.

Укчы да “укларын” җанына якын кешесенең яхшы мөнәсәбәтен яулауга юнәлтәчәк. Аларның максаты бар. Бәхеткә юл җиңел булмаска мөмкин, ләкин тырышлык белән максатлар яуланмый калмаячак.

Бизмән моңа кадәр кичермәгән гаҗәеп хисләр кичерәчәк. Бер очрашу бөтен тормышларын үзгәртәчәк. Күп елларга, ә бәлки, бөтен гомергә сузылачак мөнәсәбәтләр башланачак.

Игезәкләр игътибар диңгезендә йөзмәкче. Алар җитди мөнәсәбәтләр эзләми, ләкин йолдызларның үз планы бар — кулга-кул тотынышып, тормыш юлын үтәсе кеше белән очрашуны урап узып булмас.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса