Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Изге эшкә акча жәл түгел

Безнең район халкы үзенең туган җире турында кайгырта һәм үз авыллары үссен, чәчәк атсын өчен тырыша. Күндә авыл халкы ярдәме белән җирле мәчеткә ремонт ясадылар.

- Безнең мәчетнең нигезе тузган иде инде, ул утырган, шуның аркасында стеналар ярыла, эчкә салкын үтеп керә башлады. Алга таба болай дәвам итмәсен өчен, мәчеткә китерелгән сәдакалар хисабына без отмостка ясадык, хәзер йорт фундаментыннан яңгыр суы агып төшеп китә, шулай ук стеналарны җылыттык, - дип сөйләде Күн авылы мәчете имам-хатыйбы Габдулла Сираҗиев. – Авыл кешеләре мәчетне ремонтлый башлаганны, территорияне төзекләндерү эшләренә тотынганны күргәч, бу эштә ярдәм итү өчен акчалар китерә башлады, күпчелек кешенең бу изге эшкә үз өлешен кертәсе килде. Шуннан соң стеналарны пеноплекс белән җылыттык, металл сайдинг белән тышладык. Шулай ук яңа капка да урнаштырдык. Авыл халкы ремонт-төзелеш эшләре барышында да ярдәм итә. Бездә талантлы кул осталары бик күп, алар арасында Рамил Сәйфетдинов, Шамил Вәлиуллин, Рәмис Шәрипов һәм башкалар бар.
- Моннан тыш, узган ел авыл халкы, киңәшләшеп, максатчан рәвештә Изгеләр коесын ремонтлауга акча җыйган иде. Анда насос урнаштырдык, электр уты үткәрдек, - диде Күн авыл җирлеге башлыгы Рифгать Баһауов. - Хәзер суны чиләккә төймәгә басып кына тутырып алабыз. Коега кадәр барып җитү уңайлы булсын өчен, юлны чистарттык, күптән түгел генә агачлар утырттык. Монда су алырга район үзәгеннән дә киләләр, хәтта. Үзәк урамнан коега килә торган юлга да вак таш җәеп бетерүне планлаштырабыз. Изгеләр коесына авылның имам-хатыйбы Габдулла Сираҗиев манара да ясап куйды.
Рифгать Баһауов район средстволары хисабына күптән түгел Сабантуй бәйрәме үткәрү урынында ут уздырылуы турында да хәбәр итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса