Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, Питрәч районы халкы, якташлар!

9 Май - безнең өчен иң кадерле бәйрәм. Быел без зур юбилей - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез.

Ата-бабаларыбызның батырлыгы һәм ныклыгы, фидакарьлеге аркасында без бүген тыныч тормышта яшибез, Ватаныбыз хакына тырышып эшләү мөмкинлегебез бар.
Һәр солдатның исеме туган төбәгебез, республика, ил һәм бөтен кешелек тарихына алтын хәрефләр белән язылып куелган. Бу көннәрдә без легендар фронтовикларыбыз – Советлар Союзы Геройлары Гаврилов Петр Михайлович, Камалиев Галимҗан Камалиевич, Осипов Василий Ивановичны горурлык белән искә алабыз. Аларның исемнәре мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак. Без алар алдында чиксез бурычлы һәм аларның батырлыклары белән горурланабыз.
Җиңү көнен якынайту өчен үзләрен кызганмыйча хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренә зур рәхмәт.
Хөрмәтле ветераннар, Җиңү көнендә ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен һәм җылы теләкләрне кабул итеп алыгыз. Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, якты, озын гомер, гаилә бәхете, иминлек, тынычлык телим. Һәрвакыт якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшәгез!
Кадерле питрәчлеләр, шуны исегездә тотыгыз, без бүген безнең белән булган ветераннарга даими игътибар, ярдәм, кайгырту һәм ихтирам күрсәтергә тиешбез. Район халкына бәхет һәм иминлек телим!
Бәйрәм белән! Җиңү көне белән!

Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль районы башлыгы - район Советы рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса