Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кадерле хатын-кызларыбыз - әниләр, әбиләр!

Әниләр көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз!

Бу көн календарьда күптән түгел генә барлыкка килүгә дә карамастан, инде һәркемнең иң якын, кадерле бәйрәменә әверелде. Безнең һәрберебез өчен дә әни иң кадерле, иң газиз кеше. Ул безгә тормыш бүләк итә, бөтен гомерен безгә багышлый, без аның яратуын, кайгыртуын, назын тоеп яшибез. Без аның белән шатлык-кайгыларыбызны уртаклашабыз, иң авыр вакытларда аңа сыенабыз.
Без әниләргә һәрчак бала булып калабыз, алар безгә гомер буе төпле киңәшләре, изге теләкләре белән ярдәм итеп тора. Илебезнең хезмәт, иҗтимагый һәм сәяси тормышында актив катнашып, ана вазыйфасын уңышлы башкаручы хатын-кызларга без хаклы рәвештә сокланабыз. Бу көнне герой-аналарга, күп балалы аналарга, ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга икенче әни булган хатын-кызларга аерым рәхмәт белдерәм.
Сезгә олы рәхмәтемне һәм хөрмәтемне җиткерәм. Йөзләрегез шатлыктан һәрчак балкып торсын. Чын күңелдән барлык хатын-кызларга - аналарга сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге телим, сезгә балаларыгызның күңел җылысын, яратуын тоеп яшәргә язсын. Сезнең тормышыгызда якты көннәр күбрәк булсын, балаларыгыз өчен сөенергә сәбәпләр күбрәк булсын!
Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль районы башлыгы – район Советы рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса