Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кадерле якташлар!

Питрәч районының барлык ир-атларын Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!

Бу көнне без Ватаныбызның тугрылыклы улларын, данлы сугышчыларны хөрмәтлибез, Ватан өчен гомерләрен биргән батырлар алдында баш иябез.
Бүген ихлас котлауларыбызны иң элек Бөек Ватан сугышы ветераннарына, туган җиребезне саклаган буын вәкилләренә ирештерәбез. Быел без илебез өчен мөһим датаны - Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Безнең төп бурычыбыз - ветераннар турында кайгырту һәм аларга бәйрәмнәр алдыннан гына түгел, ә көн саен игътибар күрсәтү. Еллар үткән саен бу тарихны намус һәм горурлык белән алып бару.
Ватанны саклаучылар көне - ул батырлык һәм көчле рухлы ир-атлар бәйрәме, алар үз Ватанын, үз эшен, якыннарын якларга әзер. Үз йортын саклау - һәр ир-ат өчен иң беренче бурыч, аны үтәү -намус эше.
Бу матур көндә чын күңелдән һәр гаиләгә игелек, бәхет, татулык һәм иминлек, кадерле ветераннарыбызга сәламәтлек һәм озын гомер телибез.

Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль районы башлыгы - район Советы рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса