Камыш авылы кайчан барлыкка килгән һәм ничек яши
Бүген биредә 508 кеше теркәлгән, борынгы авылда – 63 йорт, “Алтын Камыш”та – 302.
Владимир Баблев Камыш авылының ничек барлыкка килүе һәм йөз елдан артык ничек яшәве турында сөйләде.
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Авыл нәрсәдән башлана? Дөресрәге, кемнән – кешеләрдән. 1922-1923 елларда берничә ир-ат биш-җиде балалы гаиләләре белән Гильдееводан кеше яшәми торган аулак урынга күчеп урнашалар. Нишләп? Уңдырышлы җиргә якынрак булу, җирдә эшләү өчен. Алар йортлар салганнар һәм Богородск авыл җирлегендә урнашкан Камыш авылын төзегәннәр.
КОЛХОЗЛАРЫ АЛДЫНГЫ БУЛГАН
Авылга нигез салучылар арасында Баблевлар, Маркуниннар, Мироновлар, Фроловлар, Зайцевлар, Самойловлар булган. Башта камышлар үскән урынны сайлаганнар. Документларда да “Камыш” дип язганнар. Аннары урынны үзгәртәләр, ә авылның исемен шулай калдыралар. Бу урынга килеп урнашалар, ияләшәләр, авыл үсә башлый. Җирне бергәләп эшкәртү буенча ширкәт төзиләр. Тегермән, тимерче алачыгы, уртак мунча, ат абзары, йон тетү, май язу йортлары төзиләр. “Победа Труда” колхозы барлыкка килә, ул һәрвакыт алдынгылар рәтендә була. Шуңа күрә халык сугыш вакытында да ачлыкны бик сизми.
Бу тарихны мин авылга нигез салучылар нәселеннән булган Владимир Баблев сүзләреннән чыгып язам. Әңгәмәдәшебез искә төшергәнчә, ул 1959 елга кадәр гөрләп торган, ә аннары таркала башлаган.
– Колхозны Тагашево колхозы белән берләштергәннән соң бар нәрсә таркала башлады. Камыш ун чакрым читтәрәк, барып та, кайтып та җитеп булмый, һәм беркемгә дә кирәк булмый башлаган, – ди Владимир Петрович. – Мин һәрвакыт Казанда яшәдем, әмма җәйге каникулларны соңгы кыңгыраудан алып беренче сентябрьгә кадәр биредә әби-бабай янында үткәрдем. Шуңа күрә авыл минем өчен бик кадерле, туган авылым кебек. Үскәч институтка укырга кердем, эшкә урнаштым, гаилә кордым. Авылга тиз генә кайтып китә идем. Авыл бөтенләй таркала, кешеләр бер-бер артлы Казанга китә башлады, – дип билгеләп үтте ул.
Владимир Баблев 1991 елда кешесез, тыныч авылга Камышка кайтырга була. Бүген инде анда, нигездә, 1920 елларда авылны төзегән кешеләрнең балалары һәм оныклары яши. Владимир Петрович берничә йортка үзенең өч туган апасы һәм абыйлары яңадан килеп урнашуларын әйтеп узды. Күбесе – пенсионерлар, яшьләр Казанда эшли. Авылны торгызу вакытында үзара салым программасы хисабына күп эшләр башкарылган: газ, су үткәрелгән, юл төзекләндерелгән.
Авылга керү юлында уң якта “Алтын Камыш” коттедж поселогы төзелгән. Җирле халык өчен бу елганың икенче яры кебек, шулай булуына да карамастан, алар өмәләрне бергәләп үткәрәләр. Борынгы Камышның ике генә урамы бар – Зеленая һәм Дачная.
“ЧИШМӘБЕЗНЕ ҺӘРКЕМ ЯРАТА”
Биредәге истәлекле урын – борынгы чишмә, аңа күпер аша сукмак алып бара, монда килүчеләр табигать матурлыгына хозурлана. Әйләнәтирәдә яшеллек, агачлар үсә, эскәмияләр, чишмә янында тәреләр урнаштырылган. Янәшәдәге территорияне өч ел элек яхшылап төзекләндергәннәр.
– Ата-бабаларыбыз күченеп урнашу өчен уңайлы, чишмәле урын эзләгәннәр, һәм тапканнар да, – дип аңлата Владимир Петрович. – Бу суның тәме бөтен кешегә дә ошый. Мин суны аермыйм, шулай да бу чишмә суы бик тәмле. “Алтын Камыш”тан да монда су алырга киләләр. Бу чишмәне бөтен кеше яратты, үз итте, – диде ул.
78 яшьлек Владимир Петрович хәзер картлар арасында яше буенча икенче урында тора. Бары тик Анастасия Калинина гына аннан олырак. Аңа 87 яшь. Тумышы белән Колайдан, мәрхүм ире Камыштан була. Чернобыль һәлакәтенә кадәр өч ел гаилә Припятьта була, ә соңыннан туган ягына кайта.
– Начар яшәсәм, ирем үлгәннән соң мин монда калмас идем. Монда тыныч, табигате искиткеч! Менә, мәсәлән, үзеңне начар хис итәсең икән, мондагы әйтеп бетергесез матурлыкка карыйсың да, хәлең шундук җиңеләеп китә, – ди Анастасия Александровна.
Элек ул ел саен Җиңү көненә багышлап урамда табын коруны оештырган. Тик соңгы вакытта туктаган: йә һава торышы начар, йә башка сәбәп килеп чыга. Аның каравы 22 июньдә авыл халкы быел йөз еллык юбилеен билгеләп үткән, 60лап кеше җыелган. Дөрес, авылның оешу датасының 1924 елга каравын раслаучы документлар сакланмаган.
Интернет-энциклопедиядән
Авыл Татарстанның төньяк-көнбатыш өлешендә, Питрәч авылыннан турыдан көнбатышка таба якынча тугыз километр ераклыкта, КазанУфа автомобиль юлы янында урнашкан. 1920 нче елларда нигез салынган. Даими яшәүчеләр 1926 елда – 165, 1949 елда – 181, 1958 елда – 169, 1970 елда – 65, 1979 елда – 32, 1989 елда – 16, 2002 елда – 6, 2010 елда – 12 булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа