Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каникуллар күңелле генә түгел, файдалы да үтәчәк

Уку елы тәмамлануын белдергән соңгы кыңгырау чыңлау белән укучыларның әти-әниләрендә каникуллар вакытында балаларны ни белән кызыксындырырга дигән сорау туа. Традицион рәвештә, бу сорауга җавап итеп питрәчлеләргә берничә вариант тәкъдим иттеләр. Безнең районда балалар ялын оештыру мәсьәләсенә бик җаваплы карыйлар, шуңа күрә аны гамәлгә ашыруда күп кенә оешмалар катнаша.

Шушы көннәрдә питрәчлеләрнең яраткан ял итү урыннары - "Акчарлак" балалар сәламәтләндерү лагере күз алдында үзгәрә. Чыннан да, мәктәп укучыларының күбесе табигатьнең ямьле почмагында булырга хыяллана. Ә монда килгәннән соң инде, алар еш кына киләсе елны кире әйләнеп кайталар. Юбилей сезоны алдыннан - быел "Акчарлак"ка 55 ел тула - биредә яңа корпус төзеделәр. Хәзер анда бизәү эшләре төгәлләнеп килә, яктырткычлар эләсе, бүлмәләргә ишекләр куясы, җиһаз, сантехника урнаштырасы гына калды.

- Без бу эшләрне ике ел элек башладык, һәм хәзер инде бездә барысы да әзер диярлек. Республика программасы буенча төзелгән яңа корпуста 7-9 яшьтәге балалар яшәячәк, ул 22 балага исәпләнгән, әйдәманнар өчен ике бүлмә бар, - ди лагерь директоры Виктор Озеров. - Биредә аларга хәтта салкын һава торышында да уңайлы булачак, корпуста электр белән җылыту, санузеллар бар, ул суга тоташтырылган һәм барлык санитар нормаларына да туры килә.

Лагерь территориясендә тагын берничә корпус урнашкан, аларны һәм башка биналарны да шулай ук тәртипкә китерделәр. Җаваплы оешмаларның һәрберсе дә лагерьдә булды һәм территориядә генераль җыештыру үткәрде. Җирлектә бөҗәкләргә каршы эшкәртү үткәрелде.

Виктор Озеров сүзләре буенча, алдагы хыял - баскетбол һәм волейбол уйнау өчен биредә спорт мәйданчыгы булдыру. Лагерьнең спорт инвентарен яңарту да комачауламас иде.

- Быел җәй "Акчарлак"та барлыгы 500 бала ял итәчәк. Биш смена планлаштырыла, аларның икесе - авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен, тагын өчесе - профильлеләр - иҗат һәм спорт буенча. Беренче смена инде тугызынчы июньдә башланачак, - дип билгеләп үтә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Виктор Курмышев. - Моннан тыш, без Кара диңгез яр буенда балалар өчен ял оештырабыз.

Бик тиздән мәктәп яны лагерьләре дә үз эшен башлаячак. Биредә 1-5 нче сыйныфларда укучы 434 бала ял итәчәк. Алар үз вакытларын тәрбиячеләр карамагында кызыклы һәм файдалы итеп үткәрәчәк. Балалар өчен туклану, ял итү, һәм шулай ук күңел ачу программасы оештыралар.

Июльдә сигез мәктәптә хезмәт һәм ял лагерьләре старт ала, алар 7-8 нче сыйныфларда укучы 200 баланы җәлеп итәчәк. Малайлар һәм кызлар мәктәп яны участокларындагы уңыш турында кайгыртачак, вакытның күп өлешен чиста һавада үткәреп, дару үләннәре әзерләячәк.

Районның балалар мәйданчыкларында да күңелле булачак. Мәгариф учреждениеләре укытучылары балалар өчен район үзәгендә узачак мавыктыргыч программа әзерли, мәйданчыклар эшен балалар иҗат йорты оештыра.

- Өч ай буе Питрәчтә эш көннәрендә  18.00-20.00 сәгатьтә җиде балалар мәйданчыгында укытучылар, тәрбиячеләр эшләячәк, - ди балалар иҗат йорты җитәкчесе Дарья Юматова. - Без инде Осиново бистәсендәге, Казан, Перчков, Техник, Яшьләр (беренче мәктәп спорт мәйданчыгы), Космонавтлар һәм Осипов урамнарындагы мәйданчыкларның торышын карадык.

Шушы көннәрдә җаваплы оешмалар мәйданчыкларны ремонтлап һәм чистартып бетерергә тиеш, ә киләсе атнада алар инде эшли башлаячак. Балаларны бик күп кызыклы уеннар, конкурслар, спорт һәм интеллектуаль ярышлар көтә. Мәйданчыклар эше турында без ел саен уңайлы бәяләмәләр алабыз, бу балаларга да, аларның әти-әниләренә дә бик ошый. Шуңа күрә быел да һәркемне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса