Карабодайдан ябыктыручы эчемлек
Кефирда бүрткән карабодайны иртәнге ашка кулланган очракта ябыгып та, сәламәтлекне дә ныгытып була.
Әлеге эчемлек файдалы матдәләр, витаминнар, минераллар һәм микроорганизмнар хәзинәсе.
Әзерләү өчен кирәк булачак:
- карабодай — 2 аш кашыгы
- кефир — 1 стакан
2 аш кашыгы чистартылган карабодайны яхшылап юарга, 2,5%ле 1 стакан кефирга салып, төнгә суыткычта калдырырга.
Әлеге массаны иртән ач карынга эчү зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа