Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Карина Зәйнетдинова: «Пациентлар минем өчен туганнарым кебек»

Яшь белгеч “Земский доктор” программасы буенча эшкә урнаша.

Карина Зәйнетдинова Ленино-Кокушкино табиблык амбулаториясендә участок терапевты булып биш ел гына эшли, әмма күп кенә пациентлар аның өчен якын кешеләренә әверелгән. Элек бу авыл аңа бик таныш булмый, булачак медик район үзәгендә үскән һәм Питрәчтә яши.

Карина Андреевна – медицина династиясе вәкиле. Әбисе Фәридә Муллахмәт кызы 38 ел район үзәк хастаханәсендә баш бухгалтер булган, тагын бер әбисе Наталья Ивановна шулкадәр үк еллар акушер булып эшләгән, бабасы Николай Иванович ашыгыч ярдәм машинасы йөртүче булган. Бүген яшь табибның әти-әнисе медицина өлкәсендә эшчәнлеген дәвам итә: әтисе Андрей Николаевич – ашыгыч ярдәм машинасы руле артында, ә әнисе Лилия Илсур кызы – район үзәк хастаханәсендә баш бухгалтер. Кызлары җиде яшеннән үк, үскәч кем буласың, дигән сорауга: “Врач булам!” дип әйтә торган була.

– Мин балачактан ук бу өлкә белән кызыксындым: хастаханә тарихлары, медицина очраклары турында ишетеп үстем. Хәзер үткәннәрне искә алып, әти-әниемә бу һөнәргә мәхәббәт тәрбияләүләре, моның өчен мөмкин булганның барысын да эшләгәннәре, белем биргәннәре һәм ярдәмчел кеше итеп тәрбияләгәннәре өчен рәхмәтлемен, – дип билгеләп үтте Карина Зәйнетдинова.

Казан дәүләт медицина университетын “Дәвалау эше” белгечлеге буенча тәмамлаган кызга студент еллары, әлеге һөнәрне сайлаган һәркем кебек үк, җиңел булмый. Бигрәк тә Яңа ел аның исендә калган, ул вакытта барысы да өйдә ял итәләр, ә алар группадашлары белән анатомия буенча зачетка әзерләнәләр.

Үзе өчен микробиологияне катлаулы фән дип атый, ә иң яраткан вакыты – реаль пациентлар белән аралашу, диагноз кую мөмкинлеге булган практика. 2019 елда ул югары белем турында диплом ала. Карина Андреевнаны эшкә Ленино-Кокушкинога 2020 елда билгелиләр. Бүген аңа 1400 кеше беркетелгән, аларның күбесе – пенсионерлар.

– Авыруны дәвалауга караганда, булдырмый калу җиңелрәк, – дип ышана табиб. – Шуңа күрә мин һәрвакыт пациентларны үз сәламәтлекләрен тикшереп торырга чакырам. Күпләрнең минем киңәшләремне тыңлавы мине шатландыра.

Ул еш кына кешенең хәле аның эмоциональ иминлеге белән бәйле дип саный. Кайчак, өлкән яшьтәге хатын-кызлар кан басымыннан зарланып килә, бөтен тормышларын сөйлиләр, күңелләрен бушаталар, шуннан аның хәле яхшыра. Димәк, кайвакыт терапевт – ул психолог та.

Карина Андреевна өчен терапия участогы – икенче йорт, ә пациентлар – гаилә кебек. Ул хроник авырулар: гипертония, йөрәк ишемиясе, үпкә обструктив авырулары, бронхиаль астма белән авыручы пациентлар белән эшли. Мондый авыруларга даими кайгырту һәм игътибар кирәк.

– Алар миңа ай саен мөрәҗәгать итәләр, әгәр берәрсе озак килми икән, мин инде борчыла башлыйм, шәфкать туташы белән шалтыратабыз, чакырабыз. Эш вакытыннан тыш өйләре яныннан узганда да карыйм: Саша абый урамга чыккан, Маша апа кибеткә бара – димәк, алар белән бар да тәртиптә. Фамилияләре, исемнәре, туган еллары, нинди авырулары, нинди препаратлар кабул итүе буенча барысын да беләсең инде. Минем пациентлар барысы да минем өчен туганнарым кебек, – ди доктор.

Инфаркт һәм инсульт кебек кискен очраклар да була. Бервакыт кабул итүгә күкрәк сөяге авыртулы ират килә. Оператив рәвештә алынган ЭКГ инфаркт күрсәтә. Аннары аны ашыгыч рәвештә Казанның җиденче хастаханәсенә илтәләр. Диагнозны раслыйлар, хастаханәгә салалар. Бүген ул Карина Андреевна контролендә. Терапевт мондый пациентларга күзәтү, амбулатор дәвалау һәм тернәкләндерүне тәэмин итә, аларның өйләрендә була.

Яшь белгеч “Земский доктор” программасы буенча эшкә урнаша. Аның шартлары буенча, табиб 1,5 миллион сум ярдәм ала, әмма биш ел авыл медицина учреждениесендә эшләргә тиеш. Ә соңыннан башка медицина учреждениесенә күчәргә дә була. Карина Зәйнетдинованың контракт вакыты инде тәмамланган, ләкин ул китәргә җыенмый – бер айдан декретка гына чыгачак. Тиздән ул икенче тапкыр әни булачак.

– Язмыш мине Ленино-Кокушкинога алып килүенә мин бик шат. Монда эшләвемне дәвам итәсем килә. 10 яки 20 елдан соң нинди вазыйфа биләячәгемне белмим, әмма җитәкче постларга беркайчан да омтылмадым. Минем өчен иң мөһиме – хөрмәтле табиб булу. Пациентлар мине искә алсыннар һәм: “Карина Андреевна янына барырга кирәк, ул ярдәм итәчәк!” дип әйтсеннәр, – дип сүзен йомгаклады безнең әңгәмәдәш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса