Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Карповка авылында үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы төзекләндерелде

Бу хакта муниципалитетның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.о

Питрәч районы Карповка авылында үзара салым акчасына балалар мәйданчыгын төзекләндерделәр.

Мәйданчыкны төзекләндерү эшләре узган ел ук башланды. Биредә эскәмияләр һәм чүп савытлары куйдылар, шулай ук кече яшьтәге балалар өчен корылмалар — таганнар һәм комлык урнаштырдылар.

Быел мәйданчыкны өлкәнрәк балалар да вакыт үткәрә алырлык итеп җиһазландырдылар. Өстәмә рәвештә таучык, теннис өстәле, спорт комплексы, волейбол һәм баскетбол зонасы барлыкка килде.

Нәтиҗә белән район башлыгы Илһам Кашапов танышты. Авыл җирлегенә чыккан вакытта ул мәйданчыкны карады һәм авылда яхшы ял итү урыны барлыкка килде, дип билгеләп үтте.

Эшләр үзара салым республика программасы буенча җыелган акчага башкарылды. Ике ел дщвамында 18 яшьтән узган һәр кешедән 500әр сум акча җыйдылар. Нәтиҗәдә, мәйданчыкны төзекләндерүгә 500 мең сумнан артык акча тотылган", - дип сөйләде район хакимияте матбугат секретаре Ләйсән Мифтахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса