Ир белән хатын ничек итеп тормыш сукмагыннан кулга-кул тотынышып атлаулары турында сөйләделәр.
– Ул вакытта әрләшеп торырга вакыт булмады, эштән бушамадык, – дип билгеләп үтә Елена Туктарева. Аның ире Михаил Максимович электрик, ә көзен ашлык җыярга комбайнга утырган, хатыны авыл советында секретарь булып эшли, 15 ел китапханәче була. Аларның бер-берсе белән тормышларын бәйләүләренә 46 ел. Ир белән хатын хәтерләвенчә, алар балачактан ук бер-берсен беләләр, чөнки бер авылда яшиләр. Алар китапханәдә танышкан, Михаил Максимович китап алырга килгән булган. Ул вакытта кичләр күңелле үтә иде, диләр. Яшьләр телефоннар аша түгел, ә очрашып сөйләшәләр, аралашалар. Шуңа күрә озак очрашып йөрмиләр, язылышырга булалар.
– Без ике көн очрашып йөрдек тә, ә өченчесендә өйләнештек, – диде Елена Федоровна, ул әллә шаяртып әйтте, әллә инде бу дөрестән дә шулай.
Ир белән хатын өч бала тәрбияләп үстергәннәр – бер малай һәм ике кыз. Хәзер аларның җиде оныклары бар. Барысы да үз гаиләләре белән яши, ә Туктаревларның күңелсезләнергә вакытлары юк, аларның эшмәшәкатьләре җитәрлек. Йорт хуҗалыкларында тавыклар, кәҗәләр тоталар, хәтта бал кортлары да бар.
– Кәҗә сөт өчен кирәк, аны хатын сава. Тавыклар йомырка сала, күпме салганнарын белмим, аларны хатын җыя. Бал кортлары белән дә хатын шөгыльләнә, – дип санап үтте гаилә башлыгы.
– Сездә бар эшне дә хатын башкарамы әллә? – дип сорадым аннан.
– Юк, нишләп? Ул бөтен ир-ат эшен башкара. Бездә эшне бүлеп тору юк, – дип ышандыра Елена Федоровна.
Гаиләне саклап калу өчен бар көчеңне куярга кирәк. Мәхәббәт булмаса бернәрсә дә килеп чыкмый. Без яшьлектә генә түгел, картлыкта да бергә яшәвебезгә бик шат.