Алга
  • Рус Тат
  • Казан каракларын безнекеләр тота

    Полиция эшенең төп күрсәткече - кешенең полиция хезмәткәрләренә ышанычы, урамнарда тынычлык һәм иминлек, милкебез сакланышы. Хокук саклаучылар хезмәте җинаятьләрне ачыклау һәм ачу белән билгеләнә. 10 ноябрь - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне алдыннан хәбәрчебез район эчке эшләр бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Рөстәм ИБРАҺИМОВ белән әңгәмә корып алды.

    - Рөстәм Ринатович, сезнең хезмәт 2014 елны ничек үткәрә. Җинаятьләр турында сөйләгәндә, хәл ничегрәк?
    - Кызганыч, эш җитәрлек. Быел җинаятьләр саны артты. Тугыз айда районда 318 җинаять теркәлде. Җинаятьләр ачылышы да югары - 90 процентка якын. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр 93 проценттан югарырак. Шәһәр янәшәсендәге районнар буенча без мондый күрсәткечләр белән алгы рәттә. Әмма, статистикадан күренгәнчә, хәлне тагын да яхшыртасы бар. Урлауларга кагылышлы җинаятьләр ачылышы теләгәннән түбәнрәк. Мондый җинаятьләр саны артты. Монда да шәһәр якын булу йогынтысы зур. Мондый җинаятьләрнең барысын да шәһәрдән килгән усал ниятлеләр кыла. Мисал өчен, ел башында берничә авыл - Шәле, Званка, Кощак кибетләрендә зур урлау очраклары булды. Аларның һәрберсендә 200 мең сумга якын зыян күрделәр. Хәзерге вакытта алар барысы да ачыкланды. Әлеге җинаятьләрне Казаннан килгән бер төркем кылган. Алар башка районнарда да, шулай ук шәһәрдә дә шундый җинаятьләр кылганнар. Безнең егетләр бу эшне ачты.
    - Бездә кайсы авыллар проблемалы санала?
    - Әлбәттә, беренче урында, район үзәге - Питрәч авыл җирлеге. Шулай ук Кощак, Богородск, Колай, Шәле авыл җирлекләрендә законга каршы гамәлләр кылына. Җәйге чорларда проблемалы участоклар - бакчачылык-дача ширкәтләре. Хәзерге вакытта яңа төзелүче йортларда урлау очраклары еш очрый. Кешеләр анда кыйммәтле эш коралларын һәм материалларын калдыра, шуның белән алар каракларны җәлеп итә. Шулай ук подъездларда калдырылган велосипедлар. Караңгы көздә дә аларны урлау дәвам итә. Бу, күбесенчә, милек хуҗалары гаебе белән килеп чыга. Алар үз милекләренә сакчыл карамый. Баскыч мәйданчыкларында калдырганчы, үз фатирларыгызда урын табарга тырышыгыз.
    - Башка категорияләр арасында күрсәткечләр нинди, мәсәлән, балигъ булмаганнар арасындагы җинаятьләр?
    - Балигъ булмаганнар эшләре бүлеге инспекторлары Анна Малова һәм Людмила Романованың профилактик эшләре ярдәмендә әлеге җинаятьләрне унга кадәр киметүгә ирештек. Бу - киеренке тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Аларның эше бик авыр, учетта торучылар бик күп.
    Бәйрәм алдыннан коллективыбызның бердәм, тату булуын билгеләп үтәсе килә. Яшьләр дә сөендерә. Бездә югары квалификацияле кадрлар. Бездән белгечләр күрше районнарга, Эчке эшләр министрлыгының үзәк аппаратына югарырак вазифаларга китә. Бездә дә яхшы күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләр эшли. Административ күзәтчелек инспекторы Дамир Дәминов, участковыйлар Юрий һәм Сергей Ишимовлар, Руслан Хәбибуллин, уголовный розысктан Алмаз Гомәров, Марсель Азаматов, сорау алучылар Елена Феопентова, Анна Меркулова, ЮХИДИ экипажыннын Илдар Сафин һәм Раил Исламов һәм башкалар зур тырышлык куеп эшли. Без эшкә мондый мөнәсәбәт күрсәтүчеләрне хупларга тырышабыз.
    - Хәзерге вакытта полициядә эшләргә теләүчеләргә нинди таләпләр куелуы турында сөйләсәгез иде?
    - Бездә эш шартлары яхшы, хезмәт хакы яхшы. Әмма таләпләр югары - кандидатларның югары яки урта-махсус белеме булырга тиеш, алар яхшы физик әзерлекле булырга, армиядә хезмәт итәргә, кайбер тикшерүләр үтәргә тиеш.


    Агымдагы елның 9 аенда 318 җинаять кылынган, бу узган елгыдан 25 процентка күбрәк. Җинаятьләр ачылышы 87 прпоцент.
    Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны арткан: агымдагы елның 9 аенда - 89 җинаять. Әлеге категориядә җинаятьләр ачылышы дәрәҗәсе бик югары - 93 процент.
    Җинаятьләрнең төп өлешен урлаулар тәшкил иткән. Аларның гомуми саны - 102.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: