Казанда 24 октябрьдә шәхси автоларда йөрүне чикләргә чакырдылар
Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең Телеграм-каналында кисәттеләр.
БРИКС саммитының соңгы көнендә, 24 октябрьдә, Казанда юл участоклары вакытлыча ябылачак.
«Бу очрашулар төгәлләнү белән ил лидерлары делегацияләре шәһәрдән китәчәк дигәнне аңлата. Шуңа күрә бүген, элегрәк кисәтелгәнчә, кирәк булган саен маршрутлар буенча юлларны вакытлыча ябачаклар», - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Башкарма комитетта юлларда вакытлыча киеренке вазгыять булырга мөмкин, дип билгеләп үттеләр. Шуңа күрә мөмкин булганча шәһәр буенча шәхси автомобильләрдә хәрәкәт итүне чикләү мөһим һәм метрополитен хезмәтләреннән файдаланырга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа