Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанда БРИКС саммиты башлана

Биредә 33 ил вәкиле катнаша

Бүген Казанда БРИКС саммиты башлана. Ул 2 көн була. 21 октябрьдә Татарстан башкаласына Бразилия тышкы эшләр министры Мауро Луис Иекер Виейра, Венесуэла вице-президенты Делси Родригес, Шри-Ланка тышкы эшләр министры урынбасары Аруни Виджевардане килде.

Уналтынчы БРИКС саммитына 33 ил вәкиле килә. БРИКС – илләр берләшмәсе, ул 2006 елда оешты. Атамасы BRICS — Brazil, Russia, India, China, South Africa сүзләреннән кыскартып ясалган.

Бу илләр берләшмәнең беренче әгъзалары булды. Соңрак аларга Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр, Эфиопия кушылды. 2024 елда рәислек Россиягә күчте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса