Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанда Яшьләр көне ничек узачак?

27 июньдә Россиядә Яшьләр көне билгеләп үтелә. Казанда ул ачык һавадагы фестиваль форматында үтәчәк. Моның өчен алты мәйданчык сайланган, дип хәбәр итә Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министрлыгы.

“УРАМ” экстрим-паркы:

12.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр урам стилендәге биюләр, памп-трек буенча ярышлар, федераль спортчыларның күрсәтмә чыгышлары һәм “Коробка” футбол турниры узачак. Шунда ук үзенчәлекле индустрияләр турындагы лекторий оештырылачак, ә сәхнәдә музыкаль фестиваль узачак. Барлык теләүчеләр өчен экскурсия форматында  презентация да каралган.


“Черек күл” паркы:

Биредә 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр “Смена” заманча мәдәният үзәге һәм MinMolTeens проект офисы 13-17 яшьтәгеләр кызыклы программа әзерләгән: үсмерләр җәйге каникуллар чорында өчен вакансияләр белән таныша, төрле күргәзмәләр, остаханәләр эшчәнлегендә катанаша алачак. Оештыручылар “Tik-Tok” һәм “YouTube”ка бәйле уку-укыту программасы да әзерләгән. Моннан тыш үсмерләр белгечләр белән җенси тәрбия, мәктәптә балаларны җәберләү, үзгәрешләрне кабул итү турында фикер алыша алачак.


Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркы

Көн дәвамында әлеге паркның зур яшел кырында балалар өчен активлык зоналары һәм мастер-класслар, фотосессияләр, төрле музыкантларның чыгышлары, яшь ата-аналар психологиясе турында лекторий узачак.


Кабан күле яр буе

17.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Кабан күле яр буенда җәйге шигъри ярыш узачак. Иң яхшы шигырь укучыны тамашачылар ачыклыячак, ә җиңүчегә иҗади видео төшерү мөмкинлеге биреләчәк.


“Ак Барс Арена”

Биредә бәйрәмнең музыкаль өлеше узачак. Төп сәхнәдә «ВОЛГА-ВОЛГА» музыкаль фестивалендә катнашучы иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Параллель рәвештә спорт һәм ретро автомобильләр күргәзмәсе, байк-шоу узачак.


Горький-Әмәт урманы

Бәйрәм чаралары биредә дә булачак. Оештыручылар яхшы музыка тыңларга һәм туйганчы биергә чакыра.


Башка мәйданчыклар

19.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр Казан паркларында кино сөючеләр өчен тулы метражлы һәм кыска метражлы кинофильмнар күрсәтү, кино тенденцияләре турында лекцияләр һәм иҗади очрашулар планлаштырылган.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса