Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казандагы барлык троллейбуслар һәм трамвайлар кондукторларсыз эшли башлады

Бу хакта «Метроэлектротранс» телеграм-каналында хәбәр ителә

22 июльдән Казанның бөтен җир өсте электр транспорты кондукторларсыз эшли башлады. 7нче трамвай маршруты иң соңгысы булып шундый форматка күчерелде.

Июнь башыннан 5 һәм 5а трамвайлары, шулай ук 1, 3, 5 һәм 8нче троллейбуслар яңа форматта эшли башлады.

Предприятиедә искәртүләренчә, пассажирлар юл хакын җәмәгать транспортына утырганнан соң бер тукталыш дәвамында мөстәкыйль рәвештә түләргә тиеш. Моның өчен салонда валидаторлар урнаштырылган. Моннан тыш, йөртүчедә дә электрон касса бар.

Юл хакын карта белән түләгәндә, экранда түләүне раслаган тамга чыгуын көтәргә кирәк.

«Линиядә предприятиенең контроль-ревизия бүлеге хезмәте эше көчәйтеләчәк. Юл хакын түләү күчерелмәле ревизор валидаторы ярдәмендә контрольдә тотыла», - диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса