Казанлылар 5 ноябрьдә Милли музейга һәм аның филиалларына бушлай бара алачак
Гадәт буенча акция айның һәр беренче сишәмбесендә уза.
Казан халкы һәм кунаклары 5 ноябрьдә Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай бара алачак.
Бу көнне А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда, Е.А.Боратынский музеенда, В.И.Ленин музей-йортында, Габдулла Тукай Әдәби музеенда, 1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында, Шәриф Камал мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музеенда һ.б. кунакларны түләүсез кабул итәчәкләр.
Экскурсияләргә, мастер-классларга һәм музей программаларына бару өчен билет алырга кирәк. Тулырак мәгълүматны +7(843)590-00-50 телефоны буенча белергә була, дип хәбәр иттеләр учреждениенең матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа