Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күчемсез милек хокукын теркәү гадиләшә

«2021 елда миңа йортны үз милкем итеп рәсмиләштерергә туры киләчәк. Моңа күпме вакыт китәчәк?», - дип социаль челтәр аша сорау бирде укучыбыз. Росреестрның матбугат хезмәтендә моңа аңлатма бирделәр.

Күчемсез милек бердәм дәүләт реестрының федераль дәүләт мәгълүмат хезмәте күчемсез милекне исәпкә алуның бердәм үзәкләштерелгән системасына күчте. Ә ел ахырында күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан мәгълүмат алу өчен онлайн-сервис эшли башлаячак.

Шуңа күрә милекне рәсмиләштерү, кадастр исәбен алу һәм башка хезмәтләр тизрәк күрсәтелә башлаячак. Мәсәлән, элегрәк теркәлү һәм үз йортыңа документлар алу өчен документлар комплекты әзерләргә, гариза бирергә кирәк иде... Бөтен процесс элек 30 көн тирәсе дәвам итте. Хәзер моны 10 эш көне эчендә эшләргә мөмкин.

Хәзер дәүләт хезмәтләрен алу күчемсез милекнең урнашу урынына бәйле булмаячак. Әйтик, Питрәчтә яшәүче, Татарстаннан чыкмыйча гына, Ялтада фатир алу хокукын рәсмиләштерә ала. Яңа система шулай ук хокуклар турында өземтәне 3 көн эчендә түгел, ә берничә минут эчендә алырга мөмкинлек бирәчәк. Бердәм системада күчемсез милек турындагы мәгълүматларның сакланышы барлык заманча куркынычсызлык таләпләренә туры китереп тәэмин ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса