Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кечкенә балалары булган гаиләләр даруларга сертификатлар ала алалар

Бала үстерү һәм аңа лаеклы тәрбия бирү җиңел эш түгел, аеруча да гаиләдә берничә бала булса.

Сабыйлар даими игътибар, кайгырту таләп итә, шул исәптән акча чыгымнары да. Күпләр моны эшли алмам дип курка. Яшь ата-аналар дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелүен сизсен өчен, балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча күп кенә республика чаралары булдырылган. Матди ярдәмнең яңа төрләре арасында - елына 10 мең сумлык дару средстволарына электрон сертификат (халыкның җан башына яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләрдәге өч яшькә кадәрге балаларга) бирелә.

Бу ел башыннан электрон сертификат алу өчен 63 питрәчле мөрәҗәгать иткән, алар арасында Ленино-Кокушкино авылыннан Габдуллаҗановлар гаиләсе дә бар. Ландыш «Айгөл» балалар бакчасында тәрбияче, ире Айрат «Ак Барс» кошчылык комплексында инженер-программист булып эшли. Алар авырлыклардан курыкмый,  шулай ук   аларны күп балалы гаилә статусы да куркытмый. Яшь гаиләдә өч бала – олы кызлары Динәгә алты яшь, уртанчы уллары Данирга дүрт яшь, ә кече кызлары Әдиләгә нибары бер яшь. Гаилә арту белән матди чыгымнар да арта, шуңа да Габдуллаҗановлар дәүләт ярдәменә мохтаҗ.
- Кече балабыз тугач, безгә җиңелрәк булып китте, күп балалы гаиләләр өчен төрле ташламалардан файдалану мөмкинлеге туды, - дип уртаклаша безнең белән Ландыш. Узган ел алар авылда балалар тууга ярдәм итү республика программасы буенча өченче балага 100 мең сум акча алган. Бу акчаларны ир белән хатын үз йортлары төзелешенә тотканнар. Әлегә алар әти-әниләре белән яшиләр.
- Даруларга электрон сертификат турында миңа социаль яклау бүлегендә сөйләделәр, күп балалы гаилә таныклыгы алырга дип мин нәкъ менә шунда килдем. Барысын да исәпләделәр, шуннан соң документ бирделәр. Аннары «Ак Барс банк»ында счет ачарга бардым. Хәзер картаның әзер булганын көтәм. Миңа бу карта буенча дәүләт даруханәсендә товарлар сатып алырга мөмкин булачак дип аңлаттылар. Әлбәттә, балаларның авыруларын теләмим, шуңа күрә әлегә аларга иммунитет һәм үсеш өчен файдалы витаминнар сатып алырга җыенам. Аптечкада һәрвакыт кирәкле дарулар булырга тиеш, һәм мин аларны бушлай алуыма бик шатмын, - диде Ландыш Габдуллаҗанова.


Даруларга сертификат алу өчен яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләргә яшәү урыны буенча республика матди ярдәм үзәге филиалына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Безнең районда яшәүчеләргә бу мәсьәлә буенча социаль яклау бүлегенә түбәндәге адрес буенча килергә кирәк: Питрәч авылы, Совет урамы, 20 йорт, анда тиешле карар чыгарылачак. Аннары счет ачу өчен  «Ак Барс Банк»ның якындагы офисына җибәрәчәкләр. Карта әзер булуга, аңа 5000 сум акча күчереләчәк. Ярты елдан сертификат алу хокукын расларга кирәк. Алга таба бу карта буенча «Таттехмедфарм» даруханәләрендә препаратларны алырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса