Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңел һәрчак җыр сорый

Язын Белкинода шундый матур. Май аенда биредә бөтен җиһанга шомырт чәчәкләренең хуш исе тарала. Анда шомырт агачлары күп, алар җирле халык өчен туган як символына әверелгән. Шуңа күрә авылда ансамбль барлыкка килгәч, аңа исемне озак уйлап тормаганнар, матур итеп “Черемушки” дип атаганнар.

Белкино ансамблендә хәзер җиде кеше, алар барысы да авыл кешеләре. Коллектив авылда узган бәйрәмнәрдә генә түгел, район чараларында да катнаша, мисал өчен, “Питрәч таңнары” фестивалендә. Халык ансамбльләре һәм фольклор коллективлары катнашында уза торган “Каравон” фестивалендә дә күп тапкырлар чыгыш ясаганнар.
Репертуарлары төрле, рус халык җырларыннан алып заманча җырларга кадәр. Җыр сайлауга алар юмор белән карыйлар, авыл кешеләре “Черемушки”ны шуңа күрә ярата да инде. Композицияләре дә төрле, кайберләре моңлы, ә кайбер җырларга, киресенчә, биисе килә.
- Авылда бер генә бәйрәм дә бездән башка узмый, менә хәзер дә концертка әзерләнәбез, авылларга да чыгабыз, башка районнарда да булдык, әйтик, Кукмарага бардык, - ди иҗат төркеменең өлкән яшьтәге кешесе Екатерина Блохина. – Халык концертларга бик теләп килә, бу илһамландыра, мөмкин кадәр яхшырак чыгыш ясыйсы, яңа җырлар белән сөендерәсе килә.
- Мин күптәннән чыгыш ясыйм, миңа инде 71 яшь, һәрвакыт җырларга яраттым һәм яратам, - ди катнашучы Римма Андреевна Блохина. – Без еш җыелабыз, репетицияләр үткәрәбез, аралашабыз. Бу үзеңне дәртлерәк хис итәргә ярдәм итә, энергия бирә.
Коллективның озын гомеренең әнә шундый сере бар, аларга тормышта оптимизм һәм иҗат ярдәм итә.
Ансамбль сәхнәдә бик матур күренә. Күптән түгел аларның бик зәвыклы яңа сәхнә костюмнары барлыкка килгән, аларны җирле авыл хуҗалыгы предприятиесе сатып алырга булышкан, аның җитәкчесе Радик Зиннәтовка “Черемушки” ансамбле бик рәхмәтле.
- Алар булдыралар, һәрвакыт күтәренке кәеф бүләк итәләр, - дип билгеләп үтә клуб җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Елена Трудова. Сүз уңаеннан, ул үзе бу эштә күптән түгел генә, шулай да аның кызыклы иҗади идеяләре җирле халыкка бик ошый, аларны бергәләп тормышка ашыралар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса