Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңелеңдә иман булмаса, башкаларга ярдәм итеп булмый

Мәрхәмәтле шәфкать туташлары рухи кыйммәтләрне һәм кешеләргә ярдәм итүне барысыннан да өстен куя. Алар һәр көнне мохтаҗларга булышалар һәм башкаларга үзләренең күңел җылыларын бүләк итәләр. Без сезгә шәфкать туташларының кемнәр икәнен һәм аларның нәрсә белән шөгыльләнүен сөйләргә булдык.

Питрәчтәге Изге Николай чиркәвендә апостолларга тиң изге Мария Магдалена исемен йөрткән шәфкатьлелек оешмасына 2014 елда нигез салына. Өлкән шәфкать туташы Елена Чернова үзенең рухи үсеш юлын чиркәүгә йөрүдән башлап җибәрә. Үзе артыннан, якшәмбе мәктәбенә аннары кызын да алып килә. Ул вакытта Казан һәм Татарстан митрополиты булган владыка Анастасий хәер-фатихасы белән, Елена һәм Питрәч чиркәвенә йөрүче тагын алты хатын-кыз шәфкать туташлары булырга вәгъдә бирәләр. Бүгенге көндә алар унөч, аларның унбере инде багышлау узган, ә икесе сынау срогы уза.
- Мин һөнәрем буенча санитар фельдшер. Миңа хастаханәдә эшләү, авыручыларга ярдәм итү һәрвакыт ошады. Ике ел шәфкать туташы булып больницада эшләдем, аннан фельдшер булдым. Чиркәүдә хастаханәдә хезмәт итү турында да сүз чыкты, моны белеп, шунда ук ризалаштым, - дип уртаклашты ул.
Шәфкать оешмасы белән Никольский чиркәве приходы настоятеле иерей Владимир Трушков җитәкчелек итә.
Җиде ел эчендә хәйриячелекнең берничә юнәлеше һәм үз эш структурасы барлыкка килде. Беренче юнәлеш - ул район үзәк хастаханәсендә келәү итү, иманнар уку. Шәфкать туташлары православие динендәге пациентларны чиркәүнең олы йолаларына әзерлиләр. Алар авыру кешеләргә иман укыйлар һәм теләүчеләрне келәү итәргә өйрәтәләр. Мохтаҗ авыруларга да азык-төлек, кием-салым тараталар, кирәк булганда матди ярдәм күрсәтәләр.
- Безнең приход белән район үзәк хастаханәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде, шуннан соң без стационарга график буенча бару мөмкинлеге алдык. Без район үзәк хастаханәсе җитәкчелегенә авыр хәлдәге авырулар янына реанимациягә тоткарлыксыз кертүе өчен бик рәхмәтле. Әмма бер проблема бар, безнең район үзәк хастаханәсендә әлегә кадәр гыйбадәт кылу бүлмәсе юк, - ди өлкән шәфкать туташы Елена.
Икенче юнәлеш - инвалидлар өчен кием-салым, азык-төлек һәм җиһазлар җыю һәм тарату. Шәфкать оешмасы карамагында унөч аз тәэмин ителгән гаилә бар. Алар ай саен азык-төлек җыелмалары, кирәкле кием-салым, балалар ризыгы алалар. Оешманың гуманитар складында гаризалар буенча мохтаҗларга әйберләр кабул итәләр. Шунда ук алар төрләре һәм күләмнәре буенча сортларга бүленә. Ярдәм сорап һәр кеше мөрәҗәгать итә ала.
Мәрхәмәтле шәфкать туташлары питрәчлеләргә иң кайгылы вакытларында да ярдәм итә. Гаиләдә кайгы килеп чыкса, якын кеше үлә, туганнары рухи юаныч кына түгел, ә мәетне күмүгә һәм мәрхүмне искә алуга кагылышлы практик тәкъдимнәр дә ала. Шәфкать туташлары, кирәк булганда, Псалтырь укыйлар һәм панихида җырлыйлар.
Мохтаҗ кешеләргә шәфкать туташлары ярдәм итә. Ходайга шөкер итеп, алар эштән буш вакытларында эшлиләр.
Шулай ук шәфкать туташлары иреклеләр белән бергә барлык бәйрәмнәргә һәм гыйбадәтләргә чиркәүне әзерләүдә актив катнашалар. Алар клироста иманнар укый һәм Качману суын таратуда катнашалар. Бу алар башкарган эшләрнең барысы да түгел әле. Ел саен шәфкать оешмасы тарафыннан төрле социаль акцияләр үткәрелә. Раштуа бәйрәменә «Тихая милостыня» акциясе үткәрелә. Җыелган акчалар аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга Раштуа бүләкләре: тәм-томнар, сувенирлар һәм китаплар сатып алуга тотыла. Халыкара балаларны яклау көнендә алар «Ак чәчәк» акциясе үткәрәләр, анда мәгърифәтчелек әдәбиятын тараталар һәм кризис шартларында булган йөкле хатын-кызларга һәм хатын-кызларга ярдәм итүгә иганәләр җыялар. Җавап итеп алар үз куллары белән ясалган ак чәчәкләр бүләк итәләр. Җыелган акчага алар балалар ризыгы һәм памперслар сатып ала. Шулай ук ел саен «Якшәмбе мәктәбенә җыенырга ярдәм ит» акциясе үткәрелә. Ә приход балалары барысына да аруландырылган алмалар тараталар. Моннан тыш, шәфкать туташлары авыру балаларны дәвалау өчен акча җыюда да ярдәм итәләр.
Елена әйтүенчә, һәр хатын-кыз шәфкать туташы була ала. Моның өчен бары теләк, ышаныч һәм ярату гынә кирәк.
- Шәфкать туташы йөрәгендә иман һәм мәрхәмәтлелек булмаса хезмәт итә алмый. Кеше әле күптән түгел генә дингә килгән булса да, аның йөрәгендә мәхәббәт чаткысы һәм башка кешегә ярдәм итү теләге бар икән, ул чакта барысы да килеп чыга. Барыгызны да чакырабыз, сезнең ярдәм кешеләргә бик кирәк, - диде ул.
Шәфкать туташларының хәйрия эшчәнлеге өчен акча бары тик ирекле иганәдән генә җыела. Хәзер шәфкать туташлары Питрәчтә православие чиркәве төзелешенә акча җыя. Ә 27 февральдә алар авылның үзәк өлешендә «Щедрая седмица» хәйрия акциясе уздырачаклар, анда барлык теләүчеләрне май чабу коймагы, кайнатма, конфет һәм кайнар чәй белән сыйлаячаклар. Әлеге акция кысаларында алар шулай ук җылы әйберләр, балалар киемнәре һәм мохтаҗларга уенчыклар өләшәчәкләр.


Питрәч авылының Никольский приходы район үзәгендә православие чиркәве төзелешенә ярдәм сорый. Иганә акчаларын күчерү өчен реквизитлар:
Түләү алучының исеме: Казан епархиясе РПЦ (МП) Питрәч авылының Никольск приходы МПРО.
Банкның исеме: Казан шәһәре «АК БАРС» БАНК ПАО,
БИК 049205805
Корреспондент счеты: 30101810000000000805
Исәп-хисап счеты: 40703810745420000022
Түләү билгеләнеше: Питрәч авылында православие чиркәвен төзүгә гражданнардан акча җыю. Шулай ук чиркәү төзелешенә акчаларны иганә тартмаларына салып булуын хәбәр итәбез. Сорауларыгыз булса 8 937 579 2535 телефоны буенча (казначей) шалтыратырга мөмкин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: милли сәясәт