Керәшен Сәрдәсе авылы зиратында часовняны торгызырга керешкәннәр
Бу ташка авыл халкы һәрвакыт хөрмәт белән караган.
Авыл халкы үзенчәлекле һәйкәлне җирдән кул көче белән торгызып бастырган. / Борис Иванов фотосы
Күп кенә керәшен авылларында изге урыннар бүгенге көнгә кадәр сакланган. Бу сөлгеләр, чигелгән кулъяулыклар эленгән чачауниклар яки шәм куярга, берникадәр вакыт тормыш ыгы-зыгысыннан арынып тору, Аллага мөрәҗәгать итү урыны булган кечкенә часовнялар. Кечкенә авылларда, бигрәк тә чиркәүләр булмаган җирдә, кешеләр иң яшерен теләкләрен әйтергә бирегә килгәннәр – авырулардан арындыруны, ерак сәфәргә чыгар алдыннан юлларының уңуын сораганнар. Күп еллар элек мондый часовня Сәрдә елгасы белән Мишә елгасы кисешкән җирдән ерак түгел урында да булган.
– Бу Түбән Сәрдә һәм Иске Сәрдә авылларының изге урыны булган, хәзер зиратта торган таш элек монда иде. Мин әле моны яхшы хәтерлим, миңа тугыз яшьләр чамасы булгандыр, без – авыл малайлары, бу юлдан менеп, часовня яныннан үтеп, Мишәгә су коенырга бара идек. Әбиләр, хатын-кызлар бу урыннан беркайчан да болай гына үтеп китмәде, теләкләр теләп, иманнар әйтеп китәләр иде, – дип сөйли Керәшен Сәрдәсе авылында туып-үскән Борис Иванов.
Ул, әтисе Иван Васильевич кебек үк, үз халкы һәм туган ягы тарихына битараф булмаган шәхес. Борис Иванович безгә часовняның язмышы турында сөйләде. 1970 елның маенда бу урында терлекчеләрнең сыерларны җәйге лагерьларда тоту турында бөтен республика күләмендәге зур киңәшмәсе узарга тиеш була. Бу вакыйгага әзерлек барганда бирегә район колхозларыннан партия хезмәткәрләре җыела һәм советлар чоры өчен чит күренешкә тап була: бу урыннан халык өзелми икән бит, кешеләр әле дә Ходайга ышана икән. Җитәкчелек, бу йола урынын юкка чыгарырга кирәк, дигән карарга килә. Һәр ягына кач, ә алгы өлешендә “всевидящие око” символик билгесе сурәтләнгән ике метрдан артык биеклектәге ташны тракторга тагып Керәшен Сәрдәсе авылы зираты кырыена алып кайтып куялар. Изге урын шул көннән бушап кала. Ләкин яңа урында да бу ташка авыл халкы һәрвакыт хөрмәт белән караган.
“Всевидящие око” кешелекнең уйларын һәм гамәлләрен һәрвакыт Аллаһы күзәткәнен символлаштыра.
– Вакыт узу белән зират зурайды һәм бу һәйкәл каберләр арасында калды. Кешеләр бу урынга һәрвакыт аерым ихтирам белән карадылар, акчалар куеп калдыралар иде, бәйләгән яулыклар да күргәнем булды. Борис Ивановичка рәхмәт, аның ярдәмендә безнең мәдәниятебезнең бер өлеше булган һәйкәл яңадан торгызып куелды. Минемчә, аны монда алып килгән кешеләр дә аны җимерелүдән саклап калганнар. Вакыты шундый булган. Алар аны чокырга алып барып атмаганнар, күмеп куймаганнар, җимермәгәннәр, – ди Керәшен Сәрдәсе авылы музееның фәнни хезмәткәре Олег Волков.
Борис Иванович инициативасы белән озак еллар җирдә яткан һәйкәлне торгызганнар. Авылның ир-егетләре моңа күп көч түккән, чөнки моны кул көче белән генә эшләп була, зират уртасына бернинди техника да кертеп булмый. Шуңа күрә махсус механизмнар да уйлап тапканнар. Хәзер алар һәйкәлне яңартырга тели.
– Беренче эш итеп атакайдан ризалык алдык. Хәзер купкан почмагын беркетәбез, аннары алтын йөгертелгән кач куябыз, – дип башкарыласы эшләрне санап китте шушы авылда туып-үскән Алексей Михайлов.
Борис Иванов (уртада) – һәйкәлне торгызу инициаторы.
– “Всевидящие око” символы сигезенче гасырга кадәр христианнарда иконаны алмаштырган. 787 елда җиденче Бөтендөнья соборы күзгә күренми торган Алланың күзен сурәтләүне каноннарга туры килми дип таныган. Аннан соң чиркәүләрдә һәм часовняларда иконалар гына урнаштырыла башлый. “Алла күзе" һәм ташка ясалган качның үзенчәлекләре часовняның беренче борынгы христианнар вакытында ук төзелгәнлеген күрсәтә, – дип саный төбәкне өйрәнүче Борис Иванов.
Керәшен Сәрдәсе авылындагы Изге Николай чиркәве настоятеле иерей Дмитрий Сизов тарихи һәйкәлне соңрак чорга карый дип уйлый.
– Бәлки, бу Бөек Екатерина чорында кабер өстенә төзелгән корылмадыр, һәйкәлдә император хакимиятенең символы да бар бит. Башта ул алпавыт җирендә урнашкан булган. Бу сорау белгечләр тарафыннан җентекләбрәк өйрәнүне таләп итә, – дип билгеләп үтте ул.
Һичшиксез, һәйкәлнең тарихы зур. Борынгы заманның барлык артефактлары кебек үк, ул бу төбәкнең үсеш тарихында зур эз калдырган. Халык аңа эзен суытмаган, ул аларга үз традицияләрен, йолаларын, милли үзенчәлекләрен сакларга ярдәм иткән. Әле хәзер дә галимнәрнең тулы бер буыны җавап эзләрлек сораулар бирә.
Стрельбицкийның 1871 елгы картасында текстта телгә алынган авылларны табарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа