Керәшен Сәрдәсе авылында су белән тәэмин итүнең сыйфатын яхшырталар
Барлык эшләрне ноябрь ахырына кадәр төгәлләү планлаштырыла.
Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге 1,5 млн күләмендә республика гранты отты, аны су белән тәэмин итүнең сыйфатын яхшыртуга юнәлттеләр.
Бу акчаларга су башнясындагы скважинаны тирәнәйттеләр, яңа электр җиһазлары, янгын краны урнаштырдылар һәм автоматиканы алыштырдылар. Су башнясын да яңарттылар: тышта косметик ремонт ясадылар, профнастилдан яңа санитар зона киртәсе куйдылар, подъезд юлына вак таш җәйделәр.
Грантны гамәлгә ашыру кысаларында өстәмә рәвештә Советская һәм Молодежная урамнарында янгын гидрантлары урнаштырылды. Шулай ук Молодежная урамындагы икенче скважинадагы насос алмаштырылды - элеккесе искергән һәм халык ихтыяҗларын үти алмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа