Керәшен Сәрдәсе авылыннан Ермолаевлар бөтен гаиләләре белән чишмәне карап торалар
Гаилә башлыгы Николай Иванович үзенең чишмәсен кунакларга һәм монда килүчеләргә горурланып күрсәтә.
“Шатлык” приютының ике командасы яшь экскурсоводларның “Шәфкатьлелек маршрутлары” Республика проект-конкурсында катнашты. Икесе дә ярымфиналга кадәр барып җитте, ә берсе абсолют җиңүчеләр арасында. Приютта тәрбияләнүче Милана Киршина педагог Дилә Волкова җитәкчелегендә “АК Барс Созидание” хәйрия фондының “Бу юлларда яхшылык турында сөйлим” номинациясендә диплом белән бүләкләнде. Укучылар игътибарына аларның уртак очеркын тәкъдим итәбез.
Керәшен Сәрдәсе авылы Мишә елгасының сул кушылдыгында урнашкан. Биредә Ермолаевлар гаиләсе – Николай Иванович һәм Татьяна Алексеевна, аларның балалары Мария, Алексей, Петр яши. Бу эштә төп герой Николай Иванович, аның җитәкчелегендә аның зур һәм тату гаиләсе чишмәне кайгыртып тора. Халык аны яратып Чишмә дип кенә йөртә.
Авыл чишмәсе бөтен тирәякта дан тота, аннан су алырга авыл халкы гына түгел, тирәяк авыллардан, хәтта ерак авыллардан да кешеләр килә. Чишмә һәркем өчен кадерле. Ул шундый матур табигать кочагында урнашкан, монда кошлар тавышы тынып тормый. Агач яфраклары шаулавы, челтерәп аккан чишмә суы тавышы ишетелеп тора. Изге урынны агачлар саклап, яклап тора диярсең.
Коля кечкенә чагында ук чишмә буена уйнарга, су эчәргә килә торган булган, шулай ук өйгә дә су алып кайткан, чөнки ул гаиләдә беренче ярдәмче була. Николай Иванович 1965 елның 5 апрелендә гади крестьян гаиләсендә туа. Үзен белгәннән бирле бу чишмә һәрвакыт булган, олылардан үрнәк алып, кечкенәдән чишмәне карап, тәртиптә тоткан.
– Без эштән курыкмадык, эшләп үстек, – дип искә ала Николай Иванович. Яшьлек. Уку еллары. 1989 елда 29 яшендә гаилә коргач та, чишмә һәрвакыт аның контроле астында кала. – Татьяна Алексеевна тыйнак, игелекле, тырыш, минем тугры юлдашым булды, – ди Николай Иванович.
Ир белән хатын гомер буе туган авылы хакына хезмәт итә: ире – колхозда эшче, хатыны – сыер савучы. Аларга җиңел булмый, өч балалары бар, Петяның сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле.
– Авылдашларыбызның беренче үтенеченә үк без һәрвакыт җавап бирә идек. Кемгә кызу печән өстендә үлән чабарга булышырга, кемгә койма төзәтергә кирәк. Кешене кире кага белмибез, күңелем ярдәм итәргә куша, – ди гаилә башлыгы, язмышына зарланмыйча.
Еллар үткән саен чишмәне төзекләндерү, матурлау, часовнялы коену урыны булдыру уе аңа тынгылык бирми. 2008 елда җирле халык көче һәм меценатлар ярдәме белән Чишмәдә часовнялы купель барлыкка килә. Бу изге эшкә Николай Иванович һәм аның гаиләсе илһам биргән. Яңартылган чишмә шул ук елның 25 декабрендә Николай Чудотворец хөрмәтенә протоиерей Павел Павлов тарафыннан керәшен руханилары катнашында аруландырыла. Николай Ивановичның авылдашлары Ермолаевларның ярдәменә һәрвакыт исәп тота алуларын белдерәләр.
– Авылда шундый күркәм гаилә яшәве белән хаклы рәвештә горурланырга була, алар кешеләргә игелек күрсәтүнең уңай үрнәген сүздә генә түгел, эштә дә күрсәтәләр, – ди Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов.
Николай Иванович үзенең чишмәсен кунакларга һәм монда килүчеләргә горурланып күрсәтә.
– Кышын кардан чистартабыз, җәен үлән чабабыз. Якын арада янәшәдә күбрәк агач утыртырга уйлыйбыз. Баскыч култыксаларын буярга, күперләрне төзәтергә, һәрвакыт карап, рәтләп торырга кирәк. Минем ярдәмчеләрем – минем гаиләм. Барыбыз бергә чишмәне тәртиптә тотабыз. Кешеләр монда киләләр һәм шатланалар. Ә инде үз хезмәтем белән кешеләргә шатлык һәм файда китергәнемне белү, күңелгә рәхәтлек бирә, – ди Николай Иванович.
Һәм ул үз балаларын да яхшылык эшләргә өйрәтеп үстергән.
Бу чишмәдән ерак түгел генә тагын бер чишмә бар, аны чистарту һәм тәртипкә китерү дә аның планында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia