Кеше гомерен саклап калырга өйрәнделәр
Питрәч районында гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча зур комплекслы өйрәнүләр үтте. Район сугыш килеп чыккан очракта һәм тыныч вакытта табигый-техноген характерындагы гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта халыкны куркынычлардан сакларга һәм якларга әзерме? Районның барлык ведомстволары ике атна дәвамында әлеге сорауга җавап бирделәр. Интенсив өйрәнүләр нәкъ менә шул кадәр дәвам итте. Ә өйрәнүләр нәкъ имтихан билетлары кебек, төгәл җавап бирүне һәм кичекмәстән карар кабул итүне таләп итә торгани де.
Безнең районга эвакуацияләнгән кырык меңгә якын кешене ничек итеп тиз арада урнаштырып бетерергә һәм аларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә? Әлеге өйрәнү мәсьәләләрен хәл итәргә район гражданнар оборонасы штабы төгәл иртәнге сәгать алтыда кереште. Алар белән ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ГО өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Наил Гареев җитәкләде. Наил Мәҗитович һәм аның районның һәрбер авылында диярлек урнаштырылган җыелма һәм кабул итү эвакуация пунктларында эшләүче ярдәмчеләре һәр нәрсәне күз уңында тотты. Эвакуацияләнгән халык белән эшләүдән тыш, штабка көн дәвамында яңадан-яңа бурычлар йөкләнеп кенә торды. Мисал өчен, ТР Гидрометүзәктән көннең икенче яртысында секундына 30 метрга кадәр тизлектәге көчле җил булачак, ә кичкә температура 35кә кадәр төшәчәк дип хәбәр иттеләр. Җаваплы хезмәтләр кешеләр үлеменә һәм матди кыйммәтләр югалтуга юл куймас өчен ашыгыч чаралар күрергә тиеш иде. Моннан тыш әле җимерелгән күперне торгызасы, ниндидер чир йоктырган авыруларны ашыгыч рәвештә изоляциялисе, безнең районга китерелгән төрле кешеләр арасында кисәк кенә килеп туган низагны хәл итәсе бар. Газ баллончыгы белән түләмә споралары сиптергән диверсант кылган гамәл нәтиҗәләрен юкка чыгарасы, эвакуацияләнгән “чернобыльчене” тәрәзәләре үзәк район мәйданы ягына карап торган йортка урнаштырырга кирәк, чөнки ул район эвакуация комиссиясе билгеләгән авылда яшәргә теләми, һәм башкалар. Бер хәлне хәл итеп бетерүгә, яңа куркыныч турында хәбәр килеп ирешә: ракета-бомба ударына әзерләнергә кирәк. Гражданнар оборонасы штабы ашыгыч рәвештә район хакимияте бинасыннан Балалар иҗат йортының подвал бинасына эвакуацияләнде.
- Кеше гомере безнең ничек эш итүгә бәйле, кечкенә генә детальне дә игътибарсыз калдырмаска, теге яки бу хәлгә вакытында җавап кайтарырга кирәк, - диде өйрәнүләрне тәмамлау киңәшмәсендә Наил Гареев. – Сезнең команда, идарәчеләр дә, җәлеп ителгән состав та бурычларны уңышлы башкарып чыкты. Районның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләргә әзерлегенә уңай бәя бирәм, - дип билгеләп үтте ул.
Район башлыгы Илһам Кашапов Наил Гареевка һәм аның ярдәмчеләренә өйрәнүләргә кадәр башкарылган эшләр, эвакуация чаралары вакытында объектив позиция күрсәтүләре, ә район командасына ГО буенча бурычларны үтәгәндә көйле эш һәм оешканлык күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. Өйрәнүләр җитәкчесе Наил Гареев сүзләренә караганда, Питрәч районы - гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта барлык тиешле чараларны үтәргә әзер.
Шулай ук районда табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү мәсьәләләре буенча комплекслы өйрәнүләр үтте.
Өйрәнүләр сюжеты буенча, йөзү бассейны яна башлады, зур юл-транспорт һәлакәте килеп чыкты, шулай ук берничә авыл җирлегендә йортларны су басты.
Өйрәнүләр барышына, шулай ук Питрәч районы буенча ашыгыч-оператив хезмәтләр – ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәте, полиция, янгын-коткару, газ хезмәте, челтәрле компания, ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләре җәлеп ителде.
Өйрәнүләр көнендә иртәдән Надеждино, Күн һәм Кәвәлдә ГТАта шартлы авария уңаеннан гадәттән тыш хәлләр комиссиясен җыйдылар. Соңгы ике авылда торак йортларны су баскан.
Җыелышта гадәттән тыш хәлләр комиссиясе һәм ОПБ әгъзалары, авыл җирлекләре башлыкларын тыңладылар, килеп туган хәлне бәяләделәр, “Гадәттән тыш хәл” режимын керттеләр, ә аннан соң техниканың әлеге хәлне ликвидацияләүгә әзерлеген карарга бардылар, шунда алга таба ничек эш йөртү турында фикер алыштылар.
Бераз соңрак юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан очракта җирле хезмәтләрнең ничек эш итәсе тикшерелде. Өйрәнүләр көненең соңгы этабында “Сула” йөзү бассейнында комплекслы өйрәнүләр җитәкчеләре башкарган эшкә бәя бирде.
- Учреждение хезмәткәрләре дөрес эш йөртте. Кешеләрне инструкция буенча эвакуацияләделәр. Объект буенча җаваплы күпме кеше эвакуацияләнүе һәм бинада ничә кеше калуы турында төгәл мәгълүмат бирде. Тулаем алганда, райондагы хезмәтләрнең эш сыйфаты канәгатьләндерерлек, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре идарәсенең дәүләт янгын күзәтчелеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы, эчке эшләр подполковнигы Максим Трущин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia