Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кеше сәламәтлеген һәм гомерен сакларга өйрәтәбез

Ел саен Россия юлларында меңләгән юл-транспорт һәлакәтләре була, аларда балалар да зыян күрә һәм хәтта гомерләре дә өзелә .

Моңа һәрвакыт олылар гаепле. Әлбәттә, алар моны махсус эшләмиләр, шулай да нәкъ менә өлкәннәр балаларын автомобильгә махсус утыргычсыз утыртып, тиешле булмаган урында бала белән юл аркылы чыгып, үз балаларына юл кагыйдәләрен өйрәтүгә зур игътибар бирмичә балалар гомерен куркыныч астына куялар.
Балачакта өйрәнгәннәр онытылмый. Менә шуның өчен дә балаларны кечкенәдән юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк. Питрәч тәрбиячеләре бу мәсьәләгә зур игътибар бирәләр - «Каенкай» балалар бакчасында чираттагы семинар узды, анда педагоглар балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүнең яңа методикасын өйрәнделәр.

«Каенкай» балалар бакчасы «Яшел ут» конкурсында икенче тапкыр катнаша инде. Биредә юл хәрәкәте иминлеге темасына үткәрелгән ачык дәресләрдә, конкурсларда, уеннарда һәм әкиятләрдә төрле яшьтәге балалар катнашты.
Балалар бакчасында яшь инспекторларның үз бригадасы да бар. Алар спектакль күрсәттеләр, җырлар һәм шигырьләр белән юл йөрү кагыйдәләрен белүнең ничек мөһим булуын әйттеләр. Театраль тамашаны балалар бакчасының барлык төркемнәре дә карады. Шулай итеп тәрбияләнүчеләр күп кенә юл билгеләре һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныша алдылар.
Беренче тапкыр «Дус бәладә сынала» исеме астында беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча практик дәрес узды. Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Наталья Павлова балаларга яраларны бәйләү ысулларын күрсәтте һәм кан агуны ничек туктатырга кирәклеге турында сөйләде. Мондый дәресләр ярдәмендә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр бинт, лейкопластырь һәм башка беренче ярдәм күрсәтү чараларыннан ничек файдаланырга кирәклеген беләчәкләр.
Бакчага йөрүче балалар «Шоферга хат» акциясе кысаларында олыларга юл йөрү кагыйдәләре буенча белешмәлекләр тараттылар, тематик иртәнге гимнастикада, квест-уенда катнаштылар, автор мультфильмын карадылар.
Район балалар бакчалары педагоглары соңгы ике елда эшләнгән укыту методикалары буенча үз проектларын тәкъдим иттеләр. Аларны мәгариф бүлеге белгечләре белән бергә бәяләячәкләр. «Яшел ут» конкурсына нәтиҗәләр февраль ахырында ясалачак. Анда районның барлык балалар бакчалары да диярлек катнаша.


Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең Питрәч районы буенча профилактика бүлеге башлыгы Татьяна Егорова мәгълүматларына караганда, узган ел безнең районда җиде юл-транспорт һәлакәте булган, аларда балалар зыян күргән. Бер бала һәлак булган. Быел, бәхеткә, мондый очраклар теркәлмәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД