Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык авылларын төзекләндерү яклы

Киләсе якшәмбе, 18 ноябрьдә, безнең районның барлык авыл җирлекләрендә, бөтен Татарстандагы кебек үк, үзара салым кертү мәсьәләсе буенча референдум үтәчәк. Питрәчлеләрне иртәнге сәгать 7дән кичке 20.00 сәгатькә кадәр сайлау участокларында көтәләр.

Үзара салым программасы барлык питрәчлеләргә дә яхшы таныш, без анда 2015 елдан бирле катнашабыз. Әлеге программа буенча авыл халкыннан берәр мөһим эш өчен җыелган һәр сумга Татарстан казнасыннан дүрт сум бүлеп бирелә. Әлеге акчалар күп кенә проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә – юллар, урамнарны яктырту челтәрләре ремонтлана, зират территорияләре төзекләндерелә, суүткәргеч линияләре салына һәм башка бик күп эшләр башкарыла.
Референдум үткәрү турында караны авыл җирлекләре Советы депутутлары кабул итә.
Исегездәдер, Татар Казысы авылында үзара салым буенча республика рекорды куйдылар. Авылларда 500әр сум җыелышканда, алар һәр кешедән 2000шәр сум акча җыйдылар һәм авылдагы юлсызлык проблемасын хәл иттеләр, хәзер бу авылда барлык юлларга вак таш җәелгән. Программа эшләү дәверендә бу авылда күперне ремонтларга, урам яктылыгы челтәрләрен реконструкцияләргә өлгергәннәр, су башнясы территориясен коймалап алганнар һәм төзекләндергәннәр. Татар-Казысы авылы халкы үз авыллары турында кайгыртуларын дәвам итәргә планлаштыра. Теләсә кайсы янгынны бер стакан су белән сүндерергә була дигән сүз бар, иң мөһиме, вакытында өлгереп калу. Ә Татар Казысы районның ерак авылларының берсе, бәла-каза килеп чыкканда һәр минут кадерле, менә шуңа да гражданнар җыенында монда янгын куркынычсызлыгы чараларын көчәйтергә дигән карарга килгәннәр.

Узган елгы референдум кысаларында, 2018 елның беренче кварталында район буенча, тулаем алганда, 2 694 000 сум акча җыелган, республика бюджетыннан финанслану белән бергә, гомуми сумма 10 776 000 сум тәшкил иткән.


Чыты авылында быел программа акчасына Кооператив урамында һәм Чулпан тыкрыгында юллар яңартылды, Иске Йортта Совет һәм Киров урамнары арасындагы тыкрык төзекләндерелде. Ә быел чытылылар тагылма җиһазы булган трактор сатып алырга планлаштыралар. Кышын юлларны кардан чистарту – авыл халкы өчен мөһим мәсьәлә. Җәен трактор шулай ук төзекләндерүдә мәшгуль булачак. Ат булса, камыты табылыр, диләр бит.
Без төрле төстәге таганнары, таучыклары, комлыклары булган балалар мәйданчыкларын Питрәчтәге күп катлы йортларның ишегалларында гына күрергә күнеккән. Надеждино авылында да шундый ук мәйданчык барлыкка килде. Биредә үзара салым акчасына Урта Ия һәм Аркатово авылларында чишмәләрне дә тәртипкә китерә алдылар. Быел Надеждино халкы акчаны юлларны ремонтлауга һәм төзекләндерүгә тотачак. Кибәч авылы халкы да акчаларын быел шул максатка юнәлдергән. Киләсе елда биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл куярга планлаштыралар. Быел Әлбәден авылында шундый ук һәйкәл куйганнар иде инде (киләсе елда Күн авылында шундый һәйкәл төзеләчәк). Күн авыл җирлегендә яшәүчеләр дә үзара салым программасында бик актив катнашалар, аның ярдәмендә быел биредә Кави Шакиров урамының яртысына вак таш җәйделәр. Юлларны төзекләндерү биредә киләсе елда да дәвам итәчәк, Әлбәден авылындагы Колхоз урамын да төзекләндерәчәкләр, Кызыл Яшьләр авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзүне дәвам итәчәкләр.
Белкино, Керәшен Сәрдәсе, Пимәр, Татар Тау Иле авылларында средстволар су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлауга, койма тотуга, суүткәргеч башняларын төзекләндерүгә яисә инде насосларны алыштыруга тотылган. Шәледә шулай ук урамнарны ремонтлауны да дәвам иттеләр, ә Татар Тау Илендә энергия саклагыч яңа яктырткычлар урнаштырдылар. Быел Кибәк Иле һәм Янсуар авылларында да берничә урам төзекләндерелде.
Бу эшләрнең барысы да үзара салым программасы ярдәмендә мөмкин булды. Әлбәттә инде, хәл ителмәгән мәсьәләләр әле күп, шуңа күрә безнең һәркайсыбызга тавыш бирү көнендә сайлау учатокларына килеп, авылларыбызны яңарту һәм аларда тормыш сыйфатын яхшырту өчен тавыш бирергә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса