Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хат ташучылар һәр өйдә көтеп алынган кунак

Һәр ел саен илебездә июльнең икенче якшәмбесендә Россия почтасы көне билгеләп үтелә. Без районның иң тугрылыклы почтальоннары турында сөйләячәкбез.

«Почтада эшләрмен дип уйламадым да»


Галина Яковлева Керәшен-Сәрдәсе почта бүлекчәсе башлыгы булып нәкъ егерме ел эшли. Әмма ул кечкенәдән җирдә эшләргә хыялланган, шуңа күрә мәктәпне тәмамлаганнан соң Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга кергән.
- Диплом алгач, туган авылыма кайттым, - дип искә ала Галина Сергеевна, - өйгә ул вакытта авыл җирлеге башлыгы Петр Гаврилов килде һәм, почта бүлеге башлыгы булып эшләргә теләмисеңме, дип сорады. Озак уйлап тормыйча, мин риза булдым. Бу өлкәдә минем эшем шулай башланды. Тәҗрибә уртаклашырга күрше Татар Казысы авылына, Гайшә апа Шакирова янына бардым, ул мине эшебезнең барлык серләренә өйрәтте. Шулай итеп, һөнәрле булдым, моңа үкенмим.
Безнең коллектив зур түгел, өчәү эшлибез: мин, Лидия Малова һәм Лидия Никифорова. Алар тәҗрибәле хат ташучылар, үз эшләрен беләләр һәм һәрвакыт намус белән башкаралар.


 


«Ярты гасырга якын яраткан эшемдә»


Лидия Малова 1972 елда, җирле мәктәпне тәмамлаганнан соң, Керәшен Сәрдәсе почта бүлекчәсенә эшкә килә. Инде ул 48 ел гомерен яраткан эшенә багышлаган һәм эшләвен дәвам итә.
- Миңа һөнәр сайлау турында уйланырга да туры килмәде, - дип сөйли Лидия Александровна, - безнең күршебез Роза Горшунова минем туган авылым Көлкәмәрдә хат ташучы булып эшләде. Мин алар янына еш кердем. Ул үзе почта таратканда, мине кечкенә кызын карап торуымны сорый иде. Ә миңа кечкенә балалар белән утыруга караганда, аның белән почта тарату күбрәк ошый иде. Менә шул вакытта хат ташучы булырга уйладым. Көн саен Көлкәмәрдән Керәшен Сәрдәсенә кадәр эшкә йөрим. Нинди генә һава шартлары булмасын, эшкә барырга кирәк, җәяү дә, юлда очраган машина белән дә барам. Элек бик күп газета-журналлар алдыралар иде, сумкалар һәрвакыт авыр булды. Хәзер дә матбугатны укырга яратучылар бар: Иван Долгов, Сергей Николаев.
Кызганыч, ирем 15 ел элек вафат булды, берүзем яшим, хуҗалык зур: дуңгызлар, кәҗәләр, тавыклар асрыйм, бакча тотам. Һәр ял көннәрендә улым һәм кызым гаиләләре белән кайталар. Менә шулай яшибез. Саф һавада булырга, җәяү йөрергә, кешеләр белән аралашырга яратам, мөгаен шуңа да эшемне яратып башкарамдыр.


 

«Үз эшемне бик яратам»


Кадрия Шәрипова Күн авылы почта бүлекчәсендә хат ташучы булып ун елдан артык эшли. Бу вакыт эчендә ул авылдашларының ихтирамын яулаган, чөнки үз эшен һәрвакыт намус белән башкара, газета-журналлар, заказлы хатларны беркайчан да тоткарламый.
- Мин берникадәр вакыт редакциядә машинист булып, аннары Күн мәктәбендә, соңрак тагын берничә урында эшләдем, - дип сөйли Кадрия Габдрахмановна, - буш урын барлыкка килгәч, бирегә эшкә урнаштым. Әлбәттә, беренче вакытта яңа һөнәр үзләштерүе авыр булды, хезмәттәшләрем булышты. Хәзер без хезмәттәшем Анастасия Шәмсетдинова белән эшлибез, ул Кызыл Яшьләр авылына һәм Күн авылының бер өлешенә хезмәт күрсәтә. Ә мин авылның икенче өлешендә һәм Әлбәдендә эшлим. Бер көнгә 13-15 километр җәяү йөрергә туры килә. Бик күп газета-журналлар алдыручылар да бар, аларны түземсезлек белән көтеп алалар. Мәсәлән, Малик Шәрипов, Татьяна Баһауова, Иван Князев. Матбугат басмаларын тоткарларга ярамый.
Миңа эшем ошый, мин аннан канәгать.

Питрәч почта бүлегендә кырыкка якын почтальон эшли, алар үз эшләрен намус белән башкаралар. Бәйрәм алдыннан Людмила Савина, Раиса Сучкова, Вера Ящук, Николай һәм Владимир Кузиннар, Михаил Михайлов, Михаил Дудкин, Антон Мяскинов, Шәле бүлекчәсе коллективы - Роза Насыйрова, Гөлфия Шәмсиева, Халисә Зәйнуллина, Мәгъсүм Хәйруллин һәм Фәнзия Зәйнетдинованы аеруча билгеләп үтәсе килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса