Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәт коллективлары район газетасына арзан бәядән языла

2022 елның беренче яртыеллыгына «Вперед»-«Алга» район газеталарына язылу кампаниясе бара.

Гадәттәгечә, без газетага язылуның альтернатив вариантын тәкъдим итәбез, бәясе элеккечә – алты айга 500 сум. Ленино-Кокушкино, Питрәч, «Царево» торак комплексларында урнашкан учреждениеләр альтернатив язылуны рәсмиләштерә ала. Газетаның яңа саннарын без сезгә турыдан-туры эш урыннарыгызга китереп бирәчәкбез. 
Мәгариф учреждениеләре арасында беренче булып безне «Бәләкәч» балалар бакчасы, коррекция интернат-мәктәбе, Яшьләр үзәге коллективлары хуплады. Алардан соң «Айгөл»  балалар бакчасы,  район үзәгенең икенче мәктәбе, Питрәч авылындагы Никольск приходы, «Батыр»  кинотеатры хезмәткәрләре газетага язылды.  
Безнең басмага ТР Дәүләт хезмәтләре сайтында, мобиль кушымтада яки Россия почтасының podpiska.pochta.ru сайтында,  шулай ук барлык почта бүлекчәләрендә һәм почтальон аша  язылырга була. 6 айга бәясе 758 сум 76 тиен тәшкил итә.
Редакциядә газетаның электрон версиясенә 500 сумга язылырга мөмкин. Ул төсле булып чыга.

Тулырак мәгълүматны 3-04-86, 3-04-37 телефон номерлары буенча алырга була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса