Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәткә багышланган гомер

Роза Хәмзина Бөгелмәдә туып-үскән. Шунда ук мәктәпне тәмамлаган, чит телләр укытучысы булырга хыялланган, ул инглиз телен яраткан.

Әмма аның тормышында кискен борылыш була -  аның әтисе авырый башлый, шуннан соң туганнары аңа медицина училищесына барырга тәкъдим итә. Ул шулай эшләп  укый да, әтисен  дә карый  башлый. Училищены тәмамлаганнан соң, юллама буенча Шәле участок хастаханәсенә килә. Бу  1959 елда була.

- Мин монда акушерка булып өч ел эшләдем, - дип искә ала Роза Самуиловна. - Бу вакыт эчендә мин үз һөнәремне яраттым. Миңа һәрвакыт кешеләргә ярдәм итү, аларны дәвалау ошады. Һәм мин Казан дәүләт медицина институтына укырга кердем, параллель рәвештә ГИДУВта шәфкать туташы булып эшләдем. 1968 елда институтны кызыл диплом белән тәмамлагач,  туган авылына әйләнгән  Шәлегә кире кайта. Биредә ул үз мәхәббәтен таба, машина йөртүче булып эшләүче авыл егете Госманга кияүгә чыга.

Бу хатын-кызны авылда яраталар һәм хөрмәт итәләр, аңа әле дә киңәш сорап киләләр, Роза Самуиловна ярдәм сорап килүче беркемне дә кире какмый. Яраткан эшендә ул 45 елга якын эшли. Үз хезмәтләре өчен 1979 елда «СССР сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесенә лаек була, ә 1993 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган табибы» исеме бирелә.

30 октябрьдә Роза Самуил кызына 80 яшь тула. Ул актив тормыш алып бара, укырга ярата, җәй буе бакчада эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса