Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәтләре хөрмәткә лаек

Бүген без үзләренең тырыш хезмәтләре белән районда авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертүчеләр турында сөйләргә телибез, бу «Макс-Ойл» ҖЧҖдан терлекче Ольга Мәннапова һәм комбайнчы Шамил Гыйләҗев. Питрәчлеләр арасында үзләрен авыл хуҗалыгына багышларга булган өметле яшь белгечләр дә бар. Шуларның берсе - Гөләндәм Әлмиева, «Ак Барс» кошчылык комплексы» зоотехнигы. Һәр героебызның үз язмышы, әмма аларны бер нәрсә – Питрәч җиренә мәхәббәт берләштерә.

«БЕЗНЕҢ ХЕЗМӘТ ЛАЕКЛЫ БӘЯЛӘНӘ»


Фермада эшләү балачактан ук таныш хезмәт булса да, Ольга Мәннапова терлекчелеккә соң килә. Керәшен Сәрдәсе мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Казан җиңел сәнәгать техникумында уңышлы гына махсус урта белем ала. Юллама буенча ул Башкортстанга китә, анда үз белгечлеге буенча берничә ел эшли. Питрәчкә күчкәч, тире эшкәртү цехына эшкә урнаша. Кызганыч, туксанынчы елларда предприятиеләр бер-бер артлы бөлгенлеккә төшеп ябыла башлый. Ольга Мәннапова эшләгән оешма да шундый ук язмышка дучар була, шуннан соң ул туган авылына әйләнеп кайта һәм фермага сыер савучы булып эшкә урнаша.
- Әйе, яшь чакта кайда гына эшләмәдем, - дип искә ала Ольга Владимировна. - Соңрак Күндә, Колайда эшләргә туры килде. Көн саен бик иртә тора идем, юлга күп вакыт китте. Өйгә кич белән генә кайта торган идем. Ә кайткач әле сине йорт эшләре көтеп тора - һәрвакыт үз хуҗалыгыбыз булды, гаилә дә игътибар таләп итә.
Татар Казысында дүртенче ел эшлим инде. Миңа монда урнашырга киңәш иткән дус кызларыма рәхмәт – өйгә кайтырга да якынрак һәм эшләр өчен барлык шартлар да бар.
Мин бозаулату бүлегендә эшлим. Минем карамакта утызлап сыер, таналар һәм шул кадәр үк бозау бар. Бозауларны мин беренче туган көннәреннән үк, кечкенә балалар кебек карыйм. Безнең фермада якты, җылы, чиста. Рацион тулы, азык төрле, җитәрлек. Безнең терлекләр һәрвакыт тук, ә бу бозауларны сәламәт үстерү өчен иң мөһим нәрсә.
Мин үз эшемнән канәгать. Өй мәшәкатьләре өчен дә вакыт калауы, бик яхшы. Хәзер дә зур булмаган хуҗалык тотабыз - дуңгызлар, үгезләр, кош-корт асрыйбыз.
Ял иткәндә бәйләү белән шөгыльләнергә яратам, - дип сөйләде Ольга Мәннапова.



«МИН ТЕХНИКАГА БАЛАЧАКТАН ГАШЫЙК»


Шамил Гыйләҗев техниканы кечкенәдән үз итә. Аның кечкенә генә гаражында үзенчәлекле остаханә бар, биредә ремонт өчен теләсә нинди запчасть табарга була.
- Боларның барысы да миңа әтидән мирас булып калды, техникага битараф түгел иде, - диде Шамил. - Әтием Якуб Ибраһим улы гомер буе колхозда шофер, әнием Зәйтүнә Гыйльфан кызы сыер савучы булып эшләде. Алар мине кечкенәдән авыл хезмәтенә өйрәттеләр. Җиденче сыйныфта укыганда ук районның алдынгы комбайнчыларының берсе Фәрит Низамиевның ярдәмчесе булып эшләдем
Беренче комбайным «Сибиряк» СКД-6 иде. Инде утыз елга якын комбайнчы булып эшлим. Нигездә, «Нива-Эффект» СК-5 комбайннарын йөртәм. Биш ел рәттән районда мондый класслы комбайннар арасында җиңүче булдым, шулай ук берничә тапкыр призлы урыннар яуладым. Һәм, әлбәттә инде, хезмәтем өчен лаеклы бүләкләрен дә алдым.
Быел хуҗалык җитәкчелеге миңа яңа «Ново-340» комбайнын тапшырды. Заманча техникада эшләү үзе бер рәхәт.
Быел да яхшы нәтиҗәләргә ирештем. Бу ел игенчеләр өчен катлаулы булды, мин районның иң яхшы комбайнчылары арасында булыма шат.
Улларым да техника белән мавыгалар, гаражда еш булышалар. Йорт хуҗалыгы эшләрен дә бик теләп башкаралар. Авылда терлек-торышсыз булмый, алар моны яхшы аңлыйлар.
Олы улыбыз Солтан Казан энергетика көллиятендә, ә кечесе Рамазан тугызынчы сыйныфта укый. Хатыным Алия укытучы, ул җирле мәктәптә балаларга белем бирә, - дип сөйләде безгә Шамил Гыйләҗев.



«МАКСАТ БУЛСА, КҮП НӘРСӘЛӘРГӘ ИРЕШЕРГӘ БУЛА»


Гөләндәм Әлмиева Теләче районы Мәтәскә авылында туа. Гаиләсенең барлык әгъзалары да “Ак Барс” кошчылык комплексы”нда эшләгәннәр.
- Әти гомер буе диярлек, бүгенге көнгә кадәр суалгычта оператор булып эшли. Кече сеңлем биредә лабораториядә табиб-микробиолог булып эшли. Әни дә фабрикада шактый озак хезмәт куйды. Соңгы елларда ул биредә пешекче булып эшләде. Ленино-Кокушкинода без инде 32 ел яшибез, - дип уртаклашты Гөләндәм.
Унбер сыйныфны тәмамлап, 2002 елда ул Казан дәүләт педагогика көллиятенә  укырга керә, анда ике ел белем ала.
- Мин эшсез утырырга ияләнмәгән. Укыганда читтән торып уку бүлегенә күчтем һәм кошчылык фабрикасына  эшкә урнаштым, - диде кыз.
“Ак Барс” кошчылык комплексында ул инде 14 ел эшли. Башта 4 ел сугым цехында оператор булып эшли. Ул вакытта кыз вазыйфасына кошларны категория буенча конвейерда сортларга аеру һәм аларны алга таба заказ бирүчеләргә җибәрү өчен төргәкләү керә. Сугым цехыннан Гөләндәм азык ташучы зур йөк машиналарын үлчи торган автовеслар бүлегенә күчә. Ул монда бер ел эшли.
Сугым цехында эшләгән вакытта ул Мәскәү хокук институтында бухгалтерлыкка укый. 93 нче профильле лицейның кадрлар бүлегендә эшләү тәҗрибәсе һәм грамоталылыгы ярдәмендә, аны секретариатка күчерәләр. Кыз дүрт ел секретарь булып эшли, аннары декрет ялына китә. Ел ярымнан соң ул, зоотехникка укып, кошчылык фабрикасына әйләнеп кайта. Гөләндәм Әлмиева үз эшен бик ярата һәм хезмәттәшләре белән үз тәҗрибәсен уртаклаша. Зоотехник вазыйфасына бик күп мөһим детальләр һәм нечкәлекләр керә. Гөләндәм үз эшенә бик җаваплы карый. Ул тавык һәм әтәчләрне үлчи, аларның массасын контрольдә тотарга кирәк. Шулай ук ул әтәч-тавыкларны бракка чыгару, көтүне яңарту өчен яшь әтәчләр утырту белән шөгыльләнә. Бу эшләрнең бөтен мәгънәсе шунда, мөмкин кадәр күбрәк йомырка алу. Моннан тыш, алар фабрикага Чистайдан йөз егерме көнлек кошлар кабул итә. Алты көн дәвамында чебешләрне үлчиләр һәм һәркайсының сыйфатын тулысынча анализлыйлар, аның барлык параметрларын бәялиләр. Кызның сүзләренә караганда, эш бик кызыклы һәм мавыктыргыч. Гөләндәм укудан, белем алудан курыкмый. Менә шуның ярдәмендә ул өстәмә белем ала һәм күңеленә якын эшен тапкан да инде.
Эштән соң Гөләндәм ире һәм 5 яшьлек кызы Индира янына ашыга. Сүз уңаеннан, аның ире дә кошчылык фабрикасында машина йөртүче булып эшли.
- Декрет ялына кадәр мин спорт белән шөгыльләндем, хәзер, кызганыч, моңа вакыт бөтенләй калмый. Тик мин үзем өчен яраткан шөгылемне таптым – мин тортлар пешерәм. Яраткан гаиләмне татлы ризыклар белән сыйлыйм. Нигездә, без Россия буенча, бала белән ял итәргә барабыз. Буш вакытта еш кына кызыбыз белән рәсем ясыйбыз, чөнки бу процессны үзем дә бик яратам. Республика программасы ярдәмендә төзи торган йортыбызны тизрәк төзеп бетерергә телибез, - дип үз планнары белән уртаклашты Гөләндәм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса