Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәрби булу – зур дәрәҗә

Апрель - хәрби комиссариат хезмәткәрләре өчен вакыйгаларга бай ай: язгы чакырылыш башлана һәм нәкъ менә шушы айда оешма хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу юлы без сезгә район комиссариаты хезмәткәре, профессиональ Ватан сакчысы Равил Госман улы Дәүләтшин турында сөйләргә телибез. Ул хезмәте өчен югары бүләкләр белән бүләкләнгән: РФ Оборона министрлыгының “Хәрби батырлык өчен” I һәм II дәрәҗә медальләре, “Казанга яхшы хезмәте” медале, шулай ук Россия Федерациясе дәүләт бүләге “Суворов медале”нә лаек булган.

Офицер булу, статус, хәрби кием, хәрби бүләкләр, хәрбиләрнең көндәлек һәм бәйрәм йолалары, хәрби музыка һәм үзенчәлекле хәрби этикет – бу һәрбер малайның хыялы!
Равил Дәүләтшин да кечкенәдән хәрби булырга хыялланган. Шуңа күрә дә туган авылы Ленино-Кокушкинода урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан югары команда-инженерлык ракета гаскәрләре училищесына укырга керә.
- Безнең нәселдә хәрби хезмәткәрләр юк, әмма мин үземне беркайчан да башка һөнәрдә күз алдына китермәдем, бары тик хәрби булу турында гына хыялландым - ди ул.
Укуны тәмамлаганнан соң 1996 елда Равил Госманович Төньяк Кавказга эләгә.
- Июль аенда чыгарылыш кичәсе булды, августта мин Ханкалада идем инде. 1999 елдан 2003 елга кадәр Чечняда хезмәт иттем, - диде ул.
Аннары Равил Госманович “тыныч хезмәткә” күчә, Казан артиллерия училищесында батальон командиры була. Аның күп кенә укучылары инде үзләре зур хәрби дәрәҗәләргә ирешкәннәр, югары вазыйфалар алып торалар, кайберләре инде, аның шикелле үк, “кайнар нокталарда” булырга да өлгергән, әмма алар үз командирлары белән элемтәне югалтмый, аның белән киңәшләшәләр, истәлекләре белән уртаклашалар.
- 2016 елдан хәрби комиссариатта эшлим. Бу минем өчен шактый яңа һәм гадәти булмаган шөгыль, - диде ул. - Мин командник, хәрби хезмәткәрләр белән эшләргә күнеккән, ә монда армиягә чакырылучылар, ягъни балалар белән эшләргә кирәк. Хәрби комиссариат ул хәрби часть, җирле хакимият һәм халыкны үзара бәйләүче звено. Без мобилизацион әзерлек буенча җаваплы эш башкарабыз. Шулай ук без хәрби учетны оештыру өчен җаваплы, хәрби пенсионерлар, ветераннар оешмалары белән эш алып барабыз, гражданнарны хәрби хезмәткә һәм контракт буенча хезмәткә чакыру өстендә эшлибез, - диде район хәрби комиссариатының мобилизация ресурсларының исәбен алып бару, әзерлек һәм планлаштыру бүлекчәсе башлыгы Равил Дәүләтшин.


Контракт буенча хезмәт итү ел саен популярлаша бара. Бу хезмәт яхшы түләнә, төрле ташламалар алу мөмкинлеге бирә. Күп кенә яшь ир-атлар өчен контракт буенча армиядә хезмәт итү яхшы альтернатива булып тора. Сүз уңаеннан, быел хәрби хезмәткә чакырылачак гражданнарның сайлау мөмкинлекләре бар: алар ике ел контракт буенча хезмәт итә яки чакыру буенча бер ел хезмәт итә алалар. Контракт буенча хәрби хезмәткә, гадәттә, өч елга җибәрәләр. Бу вакытта контракт белән хезмәт итүчеләр, яхшы хезмәт хакыннан тыш, дәүләттән тулы соцпакет ала. Хәрби хезмәткәрләрне торак, пенсия, отпуск, тормыш һәм сәламәтлекләрен иминиятләштерү белән тәэмин итәләр. Контракт буенча өч ел хезмәт иткәннән соң да хезмәт итәргә калучылар хәрби ипотекага һәм үз торагына дәгъва кыла ала. Питрәчлеләр арасында шулай ук үз һөнәре итеп Ватанны саклауны сайлаучылар да бар. Тулырак мәгълүмат алу өчен хәрби комиссариатка яки 3-06-87 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X