Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Хөрмәтле муниципаль хезмәт ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – җирле үзидарә көне белән котлыйм!

Муниципаль хезмәт - авыр һәм җаваплы эш. Ул энергия, үҗәтлек, профессиональлек һәм намуслы булуны таләп итә. Муниципаль вәкаләтләрне үтәгәндә, сез район халкы өчен актуаль булган мәсьәләләрне хәл итәсез. Һәм нәкъ менә сезнең компетентлыгыгыз, эшегезне тиз һәм нәтиҗәле башкаруыгыз питрәчлеләрнең тормыш дәрәҗәсенә һәм аларның җирле хакимияткә мөнәсәбәтенә турыдан-туры йогынты ясый.
Сезнең белемнәрегез һәм гамәлләрегез алга таба да безнең районны үстерүгә һәм халыкның тормыш шартларын тагын да уңайлырак итүгә юнәлдерелер дип ышанам.
Бүген без җирле үзидарә институтының районның социаль-икътисади үсешендә роле зур булуын аңлаган гражданнарга аерым игътибар бирәбез.
Барлык муниципаль хезмәткәрләргә, хакимият хезмәткәрләренә, активистларга хезмәтләре, районны яхшырак һәм матуррак итәргә омтылулары өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм!
Кадерле хезмәттәшләр! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, район һәм аның халкы өчен һөнәри эшчәнлегегездә яңа казанышлар телим.
Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль район башлыгы - район Советы рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса