Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәтле питрәчлеләр!

2019 елның беренче яртыеллыгына газетага язылу тәмамланды, әмма сез элеккечә, төрле вакытта район почта бүлекчәләрендә безнең газетага языла аласыз. Шуңа игътибар итегез, язылу индекслары үзгәрде: - физик затлар өчен өй адресына язылу: “Вперед” – индекс П9414, “Алга” – индекс П9442; - юридик затлар өчен: “Вперед” – П9436, “Алга” – П9472.

Әгәр газетага айның 20сенә кадәр язылырга өлгерсәгез, алдагы айның беренче көненнән район газетасын сезгә өегезгә китереп бирәчәкләр. Шулай ук газетаны редакциядән алып китү мөмкинлеге булганнар аңа альтернатив ысул белән языла ала. Редакциядә газетаның электрон версиясенә дә язылырга мөмкин. Электрон ”Вперед”-“Алга” газетасы ул басма газетаның тулы версиясе. Ул газета чыккан көндә сезнең электрон адресыгызга киләчәк. Газет номерлары PDF форматында җибәрелә.
Сезне шатландырырга ашыгабыз – район газеталары ваклап сатуда пәйда булды.
Районда яшәүчеләр: ““Вперед”-“Алга” район газеталарының яңа санын сатып алып булмыймы?” дип сорыйлар иде. Һәм хәзер сезгә аны Питрәчтә кибеттә сатып алып булуын хәбәр итәбез.
Газетаның яңа санын Совет урамы, 4 нче йорт адресы буенча “Мегабайт” (оргтехника ремонты) кибетеннән (элеккеге “Добреев” кибетенең беренче катында, хәзер анда “Пятерочка” супермаркеты) һәм Осиново поселогы кибетендә, Җиңүнең 65 еллыгы урамы, 4 нче йорт адресы буенча сатып алырга була.
Районда булган вакыйгалар, кешеләр турында язмалар, кызыклы мәгълүмат, шулай ук кызыклы материаллар тупланган басманы хәзер әбүнәчеләребездән кала башкалар да алып укый ала.
Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса