Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәтле сәламәтлек саклау учреждениесе хезмәткәрләре, бу өлкәдә эшләгән ветераннар!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Бу һөнәрне бер тапкыр сайлаган кеше аны гомер буе зур горурлык белән алып бара. Сезнең барыгызны да шәфкатьле, мәрхәмәтле, җаваплы һәм киң күңеллелек берләштерә. Сез тормышыгызны җиңел булмаган, җаваплы, әмма җәмгыятьтә иң кирәкле һәм иң изге саналган һөнәр белән бәйләгәнсез. Кешеләргә тормыш һәм сәламәтлек бүләк итү – иң абруйлы хезмәт. Сез ял һәм бәйрәм көннәрендә дә операция өстәле артында басып торасыз, авыруның гомерен саклап каласыз, кешеләргә кичектергесез һәм кирәкле ярдәм күрсәтәсез. Бу бәйрәмгә катнашы булган барлык хастаханә хезмәткәрләрен, табиблар һәм шәфкать туташларының эшен оештырырга ярдәм итүчеләрне, пациентларның сәламәтләнүләре өчен шартлар тудыруда катнашкан һәркемне котларга телим. Озак еллар сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куйган, кеше гомерен саклап калган медицина хезмәте ветераннарына аерым рәхмәт белдерәм. Медицина хезмәткәрләренә чын күңелдән тотрыклылык, һөнәри үсеш һәм, иң мөһиме, нык сәламәтлек, сезгә һәм гаиләләрегезгә тынычлык һәм иминлек телим!
Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль район башлыгы - район Советы рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса