Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәтле укытучылар, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү педагоглары, педагогика хезмәте ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм! Бүген без тормышыбызны җирдә иң мөһим һәм игелекле гамәлләрнең берсенә – укытучы хезмәтенә багышлаган кешеләрне хөрмәтлибез.

Тормыш һәрчак педагогка югары таләпләр куя. Хәзер укытучы һөнәри яктан белемле, яңа средстволар һәм укыту методикалары белән генә чикләнмичә, җәмгыятьтәге тирән үзгәрешләрнең асылын аңларга да тиеш. Бүген, беркайчан да булмаганча, балаларны мөстәкыйль фикерләргә, карарлар кабул итәргә һәм  җаваплылыкка өйрәтү мөһим.
Бүген бер дә икеләнмичә, Питрәч районының белем бирү учреждениеләрендә зур интеллектуаль потенциал тупланган дип әйтергә була. Безнең районда атказанган укытучылар, төрле һөнәри конкурсларда җиңүчеләр, грантлар һәм иң югары бүләкләргә ия булучылар эшли. Бүгенге көндә дә эшләүче мәгариф ветераннары аеруча соклану уята, алар үз һөнәрләренә тугрылык өлгесе һәм яшь укытучылар өчен үрнәк булып торалар.
Кадерле укытучылар! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, гаиләләрегезгә иминлек, яңа иҗади җиңүләр һәм ачышлар телим! Тырыш хезмәтегез һәм сабырлыгыгыз өчен сезнең алда баш иябез! Укучыларыгызның чиксез ышанычы һәм эчкерсез мәхәббәте сезгә бүләк булсын!
Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль районы башлыгы - район Советы рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X