Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәтер исән, ул буыннан-буынга тапшырылачак

Галимҗан Камалиевич Камалиев – Совет Армиясенең өлкән сержанты, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Союзы Герое һәм безнең якташыбыз. Ул Апакай авылында туган (хәзерге Ленино-Кокушкино). Агымдагы елның июль аенда аңа йөз яшь тулган булыр иде. Герой турындагы хатирәләр белән улы Наил Камалиев уртаклашты.

- Әтием турында бары тик җылы хатирәләр генә сакланып калган. Без хәзер ул 1947 елда үз куллары белән төзегән йортта яшибез. Сугыштан кайткач ул Ленино-Кокушкинода авыл Советы рәисе булып эшкә урнаша. Бу авыл Советы рәисенә бик күп бурычлар йөкләнгән вакытлар. Барлык клубларны, мәктәпләрне, хастаханәләрне утын, су һәм башка әйберләр белән тәэмин итү алар өстендә. Советлар Союзы Герое булуыннан тыш, әти РСФСРның Югары Советы Президиумы депутаты итеп сайланды һәм аңа шуңа күрә еш кына юлда йөрергә туры килә иде. Аның сәфәре район һәм республика белән генә чикләнми иде, мин хәтерлим, ул командировкаларга хәтта Мәскәүгә дә чыгып китә иде.
Ул сугыш турында сөйләгәндә без әле кечкенә идек. Ул вакытта барысын да аңлап та бетермәгәнбез һәм кызыксынмаганбыз да. Хәзер мин аннан барысын да җентекләп сорашкан булыр идем, тик кызганыч, ул безнең янда юк инде. Аның коллекциясендә Бөек Ватан сугышы турында биш-алты томлы китап бар иде. Ул аларны бик яратып укыды, бигрәк тә үзе сугышкан урыннар белән кызыксына иде, кызыклы фактларны ассызыклый иде. Минем өчен иң якты хатирә 1968 ел вакыйгасы булды. Без ул вакытта әти белән Украинага, совет сугышчылары Днепрны кичкән тарихи көрәш урынына бардык, шушында ул Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Безнең белән укытучыбыз Николай Васильевич Мокшин һәм безнең мәктәпнең биш укучысы барды. Әти ул көн вакыйгаларын бик ачык тасвирлап бирде. Әле дә хәтерлим, ул көз ае һәм суның бик салкын булуы турында сөйләде, кемгәдер көймәләрдә, ә кемгәдер үзләре ясаган плотларда йөзәргә туры килгән. Ә ярга чыккач, алар шунда ук бик көчле ут астына эләгә. Сугыш мәйданына урнашып, төп хәрби көчләр килгәнче оборона тоталар. Плацдарм өчен көрәштә ул пулемет уты белән станок пулеметын һәм дошманның бер төркемен юк итә, ату бүлекчәсе составында төп көчләрне яулап алуда, берничә контратаканы кире кайтаруда катнаша. Днепрдагы бу вакыйгаларда, аның кулы минометтан яралана. Пуля аның беләк сөякләрен ватып, партия билеты һәм көзге булган күкрәк кесәсендә эләгеп кала һәм күкрәгенә рекошет ясый. Кулын жгут белән бәйләп, ул медсанбатка кадәр ун чакрым араны җәяү уза. Яраларны чистарта башлагач, ул гимнастеркасын сала, ә аннан ниндидер кыйпылчык төшеп китә. “Әгәр аның пуля икәнен белсәм, бәлки истәлеккә алып калган да булыр идем”, дигәне бар иде. Әти сугыш кичкән, дан алган урыннарны үз күзләребез белән күрдек, Днепрның уң һәм сул як ярларында булдык. Яраланганнан соң әти үз хәрби частенә түгел, ә көньяк-көнбатыш фронтның унтугызынчы һава армиясенә эләгә. Ә Герой Йолдызын аңа Приказдан соң ярты ел үткәч, 1944 елда тапшырганнар.
Аның туган көнен без милли һәм дини йолалар буенча гаилә белән билгеләп үтәбез. Безнең гаилә зур, елдан-ел ишәя бара. Мин Геройның истәлекле Алтын Йолдызын буыннан-буынга тапшырырга карар иттем. Мин аны олы улыма тапшырачакмын, ә ул, үз чиратында, үзенең олы улына бирер. Герой турында якты истәлек шулай сакланачак, - диде Наил Галимҗанович.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса