Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хыялланырга курыкмагыз, шул чакта бар теләкләр дә чынга аша

“Минем белән хыяллан” хәйрия проекты биш ел элек Татарстанда старт алды.

Аннары ул безнең республика инициативасы белән  Бөтенроссия акциясенә әверелде. "Теләкләр чыршысы" - әлеге проект акцияләренең берсе. Бу чыршының ботаклары бик күп, аларга могҗиза көтүчеләрдән язылган берничә мең шар сыешкан. Бу чыршыда Динә Камалиеваның да теләге бар иде. Аны танылган җырчы Игорь Николаев тормышка ашырды.  

- Мин музыканы балачактан ук яратам, - ди ун яшьлек Динә Камалиева. Ул Ленино-Кокушкино балалар сәнгать мәктәбендә укый, укытучысы -  Валентина Ямщикова.
- Динә бик талантлы кыз. Гадәттә, безнең бөтен концертыбыз аның актив катнашуында үтә. Ул  матур җырлый да, конферанс буларак та  чыгыш ясый, - диде аның укытучысы.
- Мин укытучым  кебек синтезаторда уйнарга өйрәнергә хыялланам, - диде Динә.
- Безнең теләк тормышка ашыр дип көтмәгән идек. Федераль каналларның берсендә Яңа ел тапшыруы вакытында "Теләкләр чыршысы"ннан нәкъ менә "Татарстаннан Динә Камалиева”ның запискасын алуларын күрәттеләр. Безне Мәскәүгә, җыр яздыру студиясенә чакырдылар. Соңгы минутка кадәр безгә бүләкне Игорь Николаев тапшырачагын белмәгән идек, - диде Динәнең әнисе. Хыялланырга курыкмагыз, шул чакта  бар теләкләр дә чынга аша, -  ди хыялы чынга ашкан Динә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X