Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кибәчлеләр су басу нәтиҗәләрен бетерәләр

Авылда өч урамны су баскан. Бер урамда су сарайлар, бакчалар янына килеп җитсә, икенчеләрендә йортларга кадәр үтеп кергән.

Аеруча да Павел Чемодуров гаиләсе зыян күргән.  Аның участогында бер генә коры җир дә юк. Елга суы утын сарайларына, беседка, мунча һәм торакка үтеп кергән.

Биредә 69 ел яшим, ә мондый хәлне беренче тапкыр күрүем, - диде ул.


Элек тә кинәт җылыткан чаклар булды, әлбәттә, әмма мондый дәрәҗәгә җиткәне булмады. Су тездән иде. Узган ел 10 КамАЗ вак таш сатып алып җәйдек. Җир 1,5 метрга күтәрелде. Әмма бу да табигый бәла-казадан сакланырга ярдәм итмәде. Су төнгә каршы күтәрелеп, бакча аша үтеп керә, иртән агып китә. Шулай берничә тапкыр кабатланды. Бу көннәрдә күз дә йоммадык, куркыныч булды, - дип кичерешләре белән уртаклашты хатыны Гөлирәм Заһидуллина.

Шундый ук хәл берничә көн элек  Елгушовлар гаиләсендә дә  булган.

Соңгы тапкыр йортны 2012 елда су басты. Җиһазлар бозылмасын өчен  аларны мөмкин кадәр югарырак менгезеп куйдык. Безгә үзебезне генә  түгел, мал-туар турында да кайгыртырга  кирәк иде. Биш тавыгыбызны югалттык. Дуңгызларны йөк автомобилендә тоттык. Су 3 көн элек китте. Хәзер җыештырабыз, бөтен  җирне юабыз, - ди Зоя Елгушова.

Су баскан йортларның күбесе буш тора, хуҗалар җәен генә кайталар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса