Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кичә ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде

Шуңа күрә безнең язмабыз геройлары - бу һөнәр вәкилләре: диспетчер Тамара Сергеева һәм фельдшер Лилия Җиһаншина

Тамара Сергеева: «Без кешеләргә ярдәм итәргә тырышабыз»

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Ашыгыч ярдәм диспетчерларына бары тик медицина белеме булган хезмәткәрләрне генә алалар. Чөнки алар, ак халаттагы башка кешеләр кебек үк, авыруларга булышалар. Пациент тавышын иң беренче булып нәкъ менә алар ишетә. Диспетчер чакыруны гына кабул итми, шалтыратучының исем фамилиясен һәм адресы турында мәгълүматны язып ала, шулай ук ярдәм итәргә омтыла.
Шалтыратуны кабул иткәндә, Тамара Сергеева, беренче чиратта, пациентның яше һәм кайсы җире авыртуы турында сорый. Аннары ул пациентка телефон аша ашыгыч ярдәм килгәнче нәрсә эшләргә кирәклеген әйтә. Фельдшер килгәнче гәүдәсен нинди рәвештә тотарга, хәлен җиңеләйтү өчен нәрсә эчәргә икәнлеген өйрәтә. Кайчагында туганнары яки пациент үзе шалтыратып, чакыруны гамәлдән чыгара. Мәсәлән, артериаль кан басымы нормальләшүе, температура төшүе турында әйтәләр.

Без башка медицина хезмәткәрләре кебек үк кешеләргә ярдәм итәргә тырышабыз. Мәсәлән, баш авыртканда. Ә ул төрле була. Әгәр бу симптомга кулда көчсезлек, сөйләм бозылу, күңел болгану өстәлә икән - бу инсульт булырга мөмкин. Бу очракта ашыгыч ярдәм бригадасын беренче чиратта җибәрәбез, - дип сөйли Тамара Владимировна.

Инсультлардан тыш, ашыгыч чакыруларга юл-транспорт һәлакәтләре, бала табулар, йөрәк авыртуы симптомнары булганда беренче баралар. Диспетчер хәбәрне телефон аша фельдшерга җиткерә, әгәр ул янәшәдә булса – тутырылган чакыру картасын шәхсән үз кулына бирә.
Питрәч районында сменага 3 ашыгыч ярдәм бригадасы эшли. Диспетчер компьютеры аша аларның кайда булуын күзәтә ала, һәм чакыруга пациентка якынрак булган кешене билгели.
Тамара Владимировна 12шәр сәгать эшли, шул вакыт эчендә аңа 50гә якын шалтырату килә. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмый. Үзе билгеләп үткәнчә, беренче рекомендацияләр һәрвакыт бик мөһим. Ул Питрәч район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә 1994 елдан бирле эшли.


Лилия Җиһаншина: «Башка эштә үземне күз алдына да китерә алмыйм»

Лилия Зәйнетдин кызы ашыгыч ярдәм фельдшеры булып 33 ел эшли. Аның эш графигы иң озыны, ул тәүлегенә 24 сәгать кенә булырга мөмкин. Кайчагында күз дә йоммаган чаклары була.
Үзе әйтүенчә, бу бик авыр, әмма шул кадәр вакыт эчендә моңа ияләшеп беткән инде. Смена чакырудан алып чакыруга кадәр уза. Кайчагында бүлеккә кайтырга да өлгермиләр, бер пациенттан икенчесенә китәргә туры килә. Халыкка ярдәм күрсәтү радиусы - 50 километр.
Лилия Җиһаншинага, башка коллегалары кебек үк, үзе белән авыр сумка йөртергә туры килә. Бу шприцлар, дару, үлчәү приборлары салынган сумка. Аның авырлыгы якынча 8 килограмм. Әгәр пациент авыр хәлдә булса, өстәмә рәвештә реанимация җиһазларын, электрокардиографны үзең белән күтәреп алып керергә кирәк.

Тәүлек эчендә якынча 30-40 адрес буенча чыгабыз, коронавирус белән авыручылар саны кискенләшкән вакытта 60шар чакыру да булды, - дип билгеләп үтә ул.

Фельдшерның эшендә көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Моны яшереп торасы юк. Стресска чыдам булырга һәм барысына да әзер булып торырга кирәк. Монда уңайлы кабинетта утырып кына, үз көнеңне билгеле бер тәртиптә планлаштырып булмый. Теләсә кайсы секундта авыру янына чыгу турында сигнал килергә мөмкин. Бригада күрсәтелгән адрес буенча шалтыратканнан соң дүрт минут эчендә чыгып китәргә, регламент буенча ашыгыч чакыруларга егерме минут эчендә барып җитәргә тиеш.

Күрәсең, без мондый режимга һәм мондый реакция тизлегенә ияләшкән инде, бездә төрле хәлләрне җиңеп чыгарга ярдәм итүче сыйфатлар бар. Хәзер инде үземне башка эштә күз алдына да китерә алмыйм, - ди Лилия Җиһаншина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса