Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Киләсе елда питрәчлеләрне җиде кыска һәм бер озын эш атнасы көтә

Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр.

Киләсе елда Россиядә яшәүчеләрне җиде кыска һәм бер озын эш атнасы көтә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, 23 февральне бәйрәм итү аркасында, 24еннән 26 февральгә кадәрге эш атнасы өч көнлек кенә булачак. «21-23 февраль көннәрендә ял итәчәкбез. Бу 22 февральдәге эш көнен шимбә, 20 февральгә күчерү нәтиҗәсендә мөмкин булды», - дип ачыклык керттеләр Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә.

Россиялеләрне 8 март, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дүрт көнлек эш атнасы көтә. Шулай ук май аендагы беренче ике эш атнасы да дүрт көнлек булачак. Эш көннәре түбәндәге даталарга (4-7 май һәм 11-14 май) туры киләчәк. Җәй башында да безне кыска эш атнасы көтә. Бу Россия көнен (12 июнь) бәйрәм итү белән бәйле. Эш шунда ки, бәйрәм шимбәгә туры килә, шунлыктан ял көне дүшәмбегә (14 июнь) күчерелә.

Ноябрь башында россиялеләрне Халыклар бердәмлеге көнен (4 ноябрь) бәйрәм итү аркасында да өч көнлек эш атнасы һәм озын ял көннәре көтә. Шул ук вакытта, ял көне 2 гыйнвар шимбәсеннән җомгага, 5 ноябрьгә күчерелә. Россиялеләргә ноябрьнең беренче атнасында 1-3 ноябрьдә эшкә чыгарга туры киләчәк дип искәрттеләр. 4-7 ноябрьдә исә ял итәчәкбез.

Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, 2021 елда бердәнбер алты көнлек эш атнасы 15-20 февральдә булачак. Соңгы эш атнасы пәнҗешәмбе көнне (30 декабрь) төгәлләнә.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X